tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә майор Булат Әхмәтҗанов истәлегенә чаңгы ярышлары узачак
Мәскәүдә майор Булат Әхмәтҗанов истәлегенә чаңгы ярышлары узачак

Мәскәүдә майор Булат Әхмәтҗанов истәлегенә чаңгы ярышлары узачак

29 гыйнварда Мәскәүдә майор Булат Әхмәтҗанов истәлегенә чаңгы ярышлары узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Майор Әхмәтҗанов (1987-2020) 2020 елда Сириядә махсус бурыч үтәгәндә һәлак булган. Аның өч баласы ятим калган. Булатның үлеменнән соң ике көн узгач, хатыны Энҗе кыз бала тапкан.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Булат Әхмәтҗанов орден-медальләргә лаек булган.

Булат актив рәвештә спорт белән шөгыльләнгән. Хәрби биш төр ярыш буенча спорт мастерлыгына кандидат, Мәскәү хәрби округы чемпионы булган. Нәкъ менә шуңа күрә дә дуслары аны искә алуның шундый алымын (яраткан спорт төре аша) сайлаган.

Беренче ике елда ярышлар Мәскәү өлкәсендә узган. 2022 елда чаңгы ярышларын Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин да тамаша кылды һәм иң яшь катнашучыларга бүләкләр тапшырды.

Ярышларга спортның әлеге төрен яратучылар һәм тамашачылар чакырыла. «Балаларыгызны ярышларга теркәгез һәм үзегез дә килегез, концертны да үз эченә алган зур спорт-гаилә бәйрәме булачак!» – диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*