tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Троицкның мәдәни-тарихи объектлары белән танышты һәм Г. Тукай бюстын урнаштыру урынын карады
Васил Шәйхразыев Троицкның мәдәни-тарихи объектлары белән танышты һәм Г. Тукай бюстын урнаштыру урынын карады

Васил Шәйхразыев Троицкның мәдәни-тарихи объектлары белән танышты һәм Г. Тукай бюстын урнаштыру урынын карады

Бүген Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Троицк шәһәренең мәдәни-тарихи объектларында булды.

Троицк Көньяк Уралның иң борынгы шәһәрләренең берсе. Шәһәрдә  тарихи кыйммәткә ия булган 948 объект исәпләнә. Алар арасында бөтен Россиягә танылган ярминкәләр уздыру урыны булган Сәүдә рәтләре, шулай ук шәһәр тарихында аерым урын алып торучы сәүдәгәр Яушевлар династиясе белән бәйле биналар.

Белешмә өчен:
Гайсә Яушев нигез салган сәүдәгәрләр династиясе Троицк шәһәрендә XIX гасырның беренче яртысында килеп төпләнгәннәр. Яушевлар фирмасы Россия һәм Урта Азия арасында сәүдә белән шөгыльләнәләр. Сабын кайнату һәм күн заводларына, мамык һәм чәй плантацияләренә, пар тегермәненә һәм алтын приискларга ия булалар. Троицктагы Пассажларыннан тыш, Яушевларның Чиләбе, Костанай, Ташкент һәм башка шәһәрләрдә дә кибетләргә дә ия булалар.

Милли Шура рәисенә Сәүдә рәтләре, Яушевлар йорты, бертуган Яушевларның сәүдә пассажы, шәһәрдәге беренче татар китапханәсе (1889 елда «Җамгият-хәйрия» хәйрия җәмгыяте тарафыннан оештырылган) кебек архитектура һәйкәлләрен күрсәттеләр. Соңгысының химаячесе шулай ук сәүдәгәр А.Ш. Яушев. Бүгенге көндә әлеге китапханә Г.Тукай исемен йөртә.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Г. Тукай бюстын урнаштыру урынын да карады. Әйтергә кирәк, бөек татар шагыйренең 1912 елда Троицкка дәваланырга килүе, сәүдәгәрләр Яушевлар йортында туктавы мәгълүм.

Соңрак Милли Шура рәисе совет разведчигы Исхак Әхмәровның мемориаль тактасына чәчәкләр салды. Искәртеп узабыз, легендар разведчик Исхак Әхмәров нәкъ менә Троицкида туган, революцияне шушында каршы алган. Ул 1942-1945 елларда АКШ территориясендә совет тышкы разведкасы резиденты булган.

Тарихи-мәдәни программаның чираттагы ноктасы мөселман һөнәри-дини белем бирү оешмасы “Рәсүлия мәдрәсәсе” белән танышу иде.

“Рәсүлия” мәдрәсәсе 1883 елда Троицк шәһәренең Җәмигъ мәчете каршында сәүдәгәр Ибрай Алтынсарин акчасына ачыла. Мәдрәсәгә бөек дин эшлеклесе, мәгърифәтче, Зәйнулла Рәсүлев нигез салган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*