tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Троицкида Исхак Әхмәровның 120 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрергә планлаштыралар
Троицкида Исхак Әхмәровның 120 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрергә планлаштыралар

Троицкида Исхак Әхмәровның 120 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрергә планлаштыралар

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев Чиләбе өлкәсенә эш сәфәренең соңгы көнендә Троицк шәһәренә килде. Биредә ТР Вице-премьеры Троицк шәһәр округы Башлыгы А.Г. Виноградов белән очрашты.

Татарстан делегациясен Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Л.Р. Колесникова, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Х.М. Гыйльфанов озата йөрде. Эшлекле очрашуда Чиләбе өлкәсе Мәдәният министры А.В. Бетехтин да катнашты.

Түгәрәк өстәл янында хезмәттәшлекнең торышы һәм перспективалары турында фикер алышу узды. Аерым алганда, сүз Татар конгрессы һәм Троицк шәһәре администрациясе арасында мәдәни-агарту эшчәнлеге турында барды. Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Л.Р. Колесникова белдергәнчә, биредә совет разведкасының легендасы – И.А. Әхмәровның 120 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрү планлаштырылган.

Көннең икенче яртысында шәһәрнең тарихи объектлары белән танышу каралган. Алар арасында XX гасыр башында Троицкида яшәүче эшмәкәрләр һәм җәмәгать эшлеклеләре династиясенең иң күренекле вәкилләренең берсе М.А. Яушев йорты бар.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*