tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында яңа чаралар

ВИДЕО: Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында яңа чаралар

Республиканың күпмилләтле халыклары бердәмлеге мәсьәләсенә зур игътибар биреп, 2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Илебезнең, теләсә кайсы төбәкнең иминлеге бөтен милләт һәм диннәр вәкилләренең дус һәм килешеп яшәвеннән, безнең алар арасында ни дәрәҗәдә элемтәләр урнаштыруыбыздан тора. Мондый мөмкинлекне  Халыклар дуслыгы йорты тудыра. Биредә эшләп килүче «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» дә татарстанда яшәүче халыкларның телен һәм мәдәниятен саклауга, үстерүгә юнәтелгән. Иң мөһиме – төрле милләтләр монда бер мохиткә туплана.

Гарәп теле укытучысы  Альмухайя Фаадиях: “Эти-әниләр балаларны бик теләп йөртәләр. Үз туган телләрендә камиль сөйләшүләрен телиләр. Төркемгә төрле милләт балалары йөри, монысы бик сөендерә.”Чуаш теле укытучысы  Сильвия Чаркина: “Без беренче чиратта балаларны сөйләм теленә, укырга, язарга өйрәтәбез, алфавитны өйрәнәбез. Уеннар, жырлар, биюләр аша балаларны кызыксындыруы җинел. Төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Чуаш халкы җырларын өйрәнәбез. Безгә күптән түгел яна китаплар бүләк иттеләр. Чуаш китап нәшриятенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Бүген мәктәпләрдә тыгыз программа белән укыту бара, өй эшләре дә шактый бирелә, спорт, бию түгәрәкләренә дә йөриләр. Шуңа да карамастан hәрбер милләт кешесе үзененң туган телен тирәнтен өйрәнүгә вакыт таба.

«Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе төрле милләт вәкилләренең социаль-мәдәни, рухи, белем бирү ихтыяҗларын һәм ихтыяҗларын канәгатьләндерү, иҗади үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру үзәге” – ди татар теле укытучысы Динә Мөхит

  Динә Мөхит татар теле укытучысы

Җанны биреп эшләгән эш нәтиҗәләрсез булмый. Ике дистәтәдән артык эшләп килүче (ике дистәдән артык тарихы булган) «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе»н тәмамлап, инде үз балаларын йөретә торган буын үскән .

 Фәнилә Хәбирова җыр бүлеге укытучысы

Татар теле, Азәрбайҗан, Әрмән, Гарәп, Грузин, Мари теле, Чуаш теле, Төрек, Удмурт теле, Кавказ халыклары биюләре, дөнья халыклары биюләре, вокал мәдәният һәм гореф-гадәтләр. Шулар арасында hинд бүлеге дә үзенең әhәмиятле урынын алып тора.

Гинд бүлеге укытучысы, ”Сантош” бию төркеме җитәкчесе Гөлнара Гатауллина: “Безнең төркем 1989 елда барлыкка килгән, анын тарихы бик бай. Һинд телен, җырларын, биюләрен яратучы, кызыксынучыларны берләштерә. Төркемгә яшь кызлар, әниләр, апалар килә. Яшь чикләүе юк. Шулай ук бәйгеләрдә катнашабыз, җинүләр яулыйбыз.”

Монда төп игътибар балаларга юнәлтелгән, ә соңгы елларда күп кенә нәни укучыларыбыз әти-әниләре, гаилә белән йөрү традициягә кереп киткән. Бу инде мәктәпнең тагын бер баскыч үргә менүе. Җитәкче өчен дә бу зур сөенеч.

 Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Марина Хухунашвили: “Үз туган илләреннән еракта яшәсәләр дә барлык әти-әниләр телләрен саклауга омтыла. hәм безнең мәктәп моңа бик зур ярдәм күрсәтә. Чөнки 19 милли оешма эшли, димәк 19 телне өйрәну мөмкинлеге бар. Без моңа бик шатбыз. Бу ел безнең бәйрәм елы, чөнки Тататрстанда телләрне саклау hәм халыклар берлеге елы, шуның өстенә әле мәктәбебезнен эшләп килүенә дә 25 ел. Мәктәбебезнең киләчәге озын булыр дип ышанам, чөнки туган тел hәрвакытта да мөhим, кадерле, якын булып  кала. Гасырлар буена сакланып килгән гөреф-гадәтләребезне түкми-чәчми киләсе буынга житкеү мөhим”

Без бүген бергә булуыбыз белән үзебезнең бердәмлегебезне, илебез РФнең күпмилләтле икәнлеген, бу илдә менә дигән итеп яши, гореф-гадәтләрне, мәдәниятны саклый алуыбызны исбатлыйбыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*