Азнакай районы үзәк китапханәсендә дин әһеле, тарихчы, язучы, абызлар хәрәкәте юлбашчыларының берсе, табиб, гомумән, киңкырлы шәхес – Таҗетдин Ялчыголның тормыш һәм иҗат юлына багышланган эшлекле дә, җанлы да, истәлекле дә очрашу узды.
Аны китапханә хезмәткәре Ләйсән Габидуллина күңел җылысын салып алып барды.
Очрашуда күршеләребез – Сарман районыннан килгән төбәкне өйрәнү музее җитәкчесе Дания Кәшипова, танылган тарихчы, мөгаллим Назыйм Мәхмүтов, язучы-тарихчы Марсель Гарипов, Татшуган авылы тарихына багышланган китап авторы, төбәкне өйрәнүче тарихчы Рүзилә Шәйхулова, Чалпы авылының хөрмәтле кешеләре – Рәсимә Шәйхулова, Зөфәр хәзрәт, районның мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Гөлшат Шәйхулова һәм җирле язучыларыбыз –«Гөлстан» берләшмәсе әгъзалары, политехник техникум студентлары катнашты.
Чыганак: aznakaevo-rt.ru