tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Семей шәһәрендә Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды
Семей шәһәрендә Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды

Семей шәһәрендә Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасы Семей шәһәрендә.

Бүген Семей шәһәрендә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды. Бюстның авторы — Винера Абдуллина, РФ рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.

Чарага җыелган кунакларны Васил Шәйхразыев сәламләде:

-Хәерле көн, хөрмәтле ватандашлар! Без тарихыбыз турында сөйләгәндә һәрвакыт бөек Советлар Союзына һәм Бөек Җиңүебезгә әйләнеп кайтабыз. 1941-1945 елларда бөтен совет халкы дошманга каршы күтәрелде. Барысы да, милләтенә карамастан, Җиңү теләде,-диде ул.

Милли Шура рәисе күптән түгел Казанда узган Казахстан Республикасы көне турында да сөйләде:

-Бәйрәм бик югары дәрәҗәдә узды. Чаралар, концерт программалары, фестивальләр булды. Без моның белән бик горурланабыз. Безгә икътисад, мәдәният, туризм ягыннан тынычлык һәм үзара ярдәм кирәк. Бу өлкәдә бүген бик күп эшләр башкарыла. Без сездә I Халыкара Иртыш буе Сабантуен оештырдык. Киләсе елда Кокшетау шәһәренең 200 еллыгы. Без анда Республика Сабантуен үткәрергә планлаштырабыз. Без дус була беләбез – бу безнең көчле як! – дип ассызыклады ул.

Шулай туры килде, Казахстанда бөек шагыйрьгә бюст ачкан вакытта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин эш сәфәрендә. Васил Шәйхразыев Муса Җәлил бюстын ачу көненең РФ Президентының эш сәфәре белән туры килүенең символик булуын билгеләп үтте.

Шулай ук чарада катнашучыларны Абай өлкәсе Акимы вазыйфаларын башкаручы Шалкар Байбеков сәламләде.Ул Казахстанның Россия, аерым алганда Татарстан Республикасы белән тыгыз хезмәттәшлеге турында сөйләде һәм киләсе елда Казанда Абай һәйкәлен ачу планлаштырылуын ассызыклады.

Муса Җәлил бюсты герой исемен йөрткән һәм күп кенә ватандашларыбыз яшәгән урамда урнаштырылган. Тиздән биредә яңа сквер ачылачак. Бүгенге чара кунаклары монда чыршылар утырттылар.

Муса Җәлил исемен телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

Бүгенге көндә Казахстан Республикасында Муса Җәлил исемен Астана, Алмата, Кокшетау, Төркестан өлкәсе Карасу авылларындагы урамнар йөртә. Казахстан башкаласында ел саен яшьләр арасында Җәлил иҗатына багышланган республика күләм конкурсы үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*