tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Абай өлкәсе җитәкчелеге белән очрашты
Милли Шура рәисе Абай өлкәсе җитәкчелеге белән очрашты

Милли Шура рәисе Абай өлкәсе җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасында эш сәфәре вакытында Абай өлкәсе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда Абай өлкәсе Акимы вазыйфаларын башкаручы Шалкар Байбеков, Абай өлкәсе мәдәният һәм телләр үсеше идарәсе җитәкчесе Нәзирә Идрисова, Абай өлкәсе иҗтимагый үсеш идарәсе җитәкчесе Айдар Садырбаев, Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Рафаил Хаҗипов, Казахстан халык Ассамблеясе Рәисенең элеккеге урынбасары Тәүфыйк Кәримов катнашты.

Васил Шәйхразыев барлык катнашучыларны сәламләде һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде:

-Без бүген Казахстанга килүебезгә бик шат. Биредә без үзебезне өйдәге кебек хис итәбез. Бүгенге көндә иң мөһиме – безнең эшлекле, тугандаш, партнерлык мөнәсәбәтләребез. Без сездә беренче Халыкара Иртыш буе Сабантуен оештырдык. Киләсе елда Омскида II Халыкара Иртыш буе Сабан туе узачак. Мин сезне 26 июльдә бу чарага  чакырам, – диде Васил Шәйхразыев.

Шалкар Байбеков Татарстан кунакларын сәламләп, аларны Казахстан җирендә күрүенә бик шат булуын белдерде.

– Иртыш буе Сабантуена чакыруыгыз өчен рәхмәт. Мин сезнең сәламләвегезне һәм теләкләрегезне Аким Нурлан Тельман улы Уранхаевка тапшырачакмын, – дип билгеләп үтте ул.

Очрашу азагында яклар истәлекле бүләкләр белән алмаштылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан Республикасы һәм Казахстан Республикасы арасында тыгыз икътисади һәм сәүдә элемтәләре, сәяси дуслык, уртак тарихи тамырлар бар.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев «Казахстан халкы бердәмлеге» алтын медале белән бүләкләнде. Медаль белән бүләкләү турында Указга Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев кул куйган. Медаль Казахстанның социаль-икътисадый һәм иҗтимагый үсешен ныгытудагы казанышлары өчен тапшырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*