tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Абай һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Абай һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Абай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасының Семей шәһәрендә. Биредә ул Абай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чәчәкләр салу тантанасында шулай ук Абай өлкәсе мәдәният һәм телләр үсеше идарәсе җитәкчесе Нәзирә Идрисова, Абай өлкәсе иҗтимагый үсеш идарәсе җитәкчесе Айдар Садырбаев, Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Рафаил Хаҗипов, Казахстан халык Ассамблеясе Рәисе урынбасары Тәүфыйк Кәримов катнашты.

Абай (Ибраһим) Кунанбаев (1845 — 1904) – танылган казах шагыйре һәм аксакалы, казах язма әдәбиятына нигез салучы һәм классигы. Үзенең әсәрләрендә ул искелектән көлгән, Пушкин, Лермонтов, Крылов, Байрон, Гёте кебек рус һәм Европа авторларының шигырьләрен казах теленә тәрҗемә иткән.

Әлеге һәйкәлне 2020 елда ачтылар. Композицияне ачу бөек шагыйрь һәм фикер иясе Абай Кунанбаевның 175 еллыгына багышланган. Һәйкәлдә Абай уллары Акылбай һәм Турагул белән сурәтләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*