tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ялчыгол мирасы Азнакай белән Сарманны берләштерде

ВИДЕО: Ялчыгол мирасы Азнакай белән Сарманны берләштерде

Азнакай районы үзәк китапханәсендә дин әһеле, тарихчы, язучы, абызлар хәрәкәте юлбашчыларының берсе, табиб, гомумән, киңкырлы шәхес – Таҗетдин Ялчыголның тормыш һәм иҗат юлына багышланган эшлекле дә, җанлы да, истәлекле дә очрашу узды.

Аны китапханә хезмәткәре Ләйсән Габидуллина күңел җылысын салып алып барды.

Очрашуда күршеләребез – Сарман районыннан килгән төбәкне өйрәнү музее җитәкчесе Дания Кәшипова, танылган тарихчы, мөгаллим Назыйм Мәхмүтов,  язучы-тарихчы Марсель Гарипов, Татшуган авылы тарихына багышланган китап авторы, төбәкне өйрәнүче тарихчы Рүзилә Шәйхулова, Чалпы авылының хөрмәтле кешеләре – Рәсимә Шәйхулова, Зөфәр хәзрәт, районның мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Гөлшат Шәйхулова һәм җирле язучыларыбыз –«Гөлстан» берләшмәсе әгъзалары, политехник техникум студентлары катнашты.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*