tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Семей шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбе белән танышты
Васил Шәйхразыев Семей шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбе белән танышты

Васил Шәйхразыев Семей шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбе белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасы Семей шәһәрендә. Биредә ул Семей шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбе белән танышты.

Милли Шура рәисе мәктәп укучыларын, укытучыларын сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы проектлары, Казахстанда узган I Халыкара Иртыш буе Сабантуе һәм Семей шәһәрендә Муса Җәлилгә бюст ачу тантанасы турында сөйләде. Шулай ук Васил Шәйхразыев мәктәпкә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Татар сәнгать мәктәбенә профессиональ музыкант, баянчы, педагог, композитор-җырчы һәм татар халык ансамбльләре җитәкчесе Габделхак Ахунҗанов нигез салган.

Элек уку йорты балалар бакчасы территориясендәге борынгы бинада урнашкан булган. 25 елдан артык вакыт эчендә Семипалатинскның Татар сәнгать мәктәбе Казахстанда гына түгел, гомумән, Татарстан Республикасының төрле регионнары арасында шундый беренче һәм бердәнбер мәктәп булып тора.

Хәзерге вакыттта мәктәп зур, яхшы һәм якты бинада урнашкан. Анда төрле милләт балалары белем ала. Биредә татар, казах, рус, яһүд, алман, әрмән һәм башка милләттән булган 250ләп укучы төрле халык җырларын, декоратив-гамәли сәнгатьне өйрәнәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*