tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бейбитшилик утравында урнашкан “Этно-авыл” милли мәдәни комплексында булды
Васил Шәйхразыев Бейбитшилик утравында урнашкан “Этно-авыл” милли мәдәни комплексында булды

Васил Шәйхразыев Бейбитшилик утравында урнашкан “Этно-авыл” милли мәдәни комплексында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасында. Биредә ул Бейбитшилик утравында урнашкан “Этно-авыл” милли мәдәни комплексында булды.

Милли мәдәни комплекс кунакларны казак халкының бай тарихы, мәдәнияте, сәнгате һәм традицияләре белән таныштыра.Этно-авылда музыка һәм театр сәнгате фестивальләре, декоратив-гамәли сәнгать мастер-класслары, һөнәрчелек һәм сәнгать күргәзмәләре, этник музыка фестивальләре, ат спорты чаралары, милли спорт төрләре буенча ярышлар һәм башка чаралар уза.

Комплекс җитәкчеләре этно-авыл территориясен үстерү буенча киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Биредә татар, рус, белорус, немец, корея һ.б. халыклар мәдәнияте чагылдырылачак юрталар төзү планлаштырыла. Милли йортлар үзәк һәм күргәзмә юртасы тирәсендә урнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*