tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каюм Насыйри эзләре буйлап сәяхәт
Каюм Насыйри эзләре буйлап сәяхәт

Каюм Насыйри эзләре буйлап сәяхәт

Укытучы сүзе аеруча матур яңгырый. Язарга, хәреф танырга, тәүге сызыкларны сызарга, хәрефләрдән сүзләр ясарга өйрәткән, тәүге белем иленә алып кереп, юл күрсәткән кеше ул. Остазларыбызны бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрвакыт олылыйк, хөрмәтлик.

Кеше һәрчак эзләнергә, камилләшергә, белемен арттырырга омтыла. Без дөньяви белем белән бергә дини белем алырга да тиешбез. Пәйгамбәребез с.г.в. «Адәм баласына бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алу фарыз», – диде. Шуңа күрә без файдалы белем алырга гомеребез буе омтылабыз. Шундый ният белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең шәкерте булып куйдым.

Белем алу җиңел генә бирелми, сабырлык белән генә килә. Монда укуның ләззәтен, күңелдәге рәхәтлекне, уй-фикерләрне әйтеп аңлатып та, сөйләп тә бетереп булмый. Укыту татар телендә алып барыла, остазлар тирән белемле, тәҗрибәле, дәреслекләр һәм методик әсбап авторлары да таләпчән, гадел, гыйлемле булулары белән аерылып тора. Төркемебездә белем алырга кайлардан гына килмәгәннәр: Толь­ятти, Самара, Ульяновск, Новосибирск, Сургут, Свердловск. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән дин кардәшләбез белән дус-тату булып, бер-беребезгә ярдәм итеп, дүрт ел үтеп тә китте. Имтиханнарны уңышлы тапшырып бетергәч, остазыбыз Әхмәт Сабиров, «Татар авылына сәяхәт» проекты кысаларында, Каюм Насыйри эзләре буенча сәяхәт оештырды.

Аз гына Әхмәт хәзрәт белән таныштырып үтим әле. Әхмәт хәзрәт Сабиров – имам да, мөгаллим дә, дәреслекләр авторы да, милли һәм дини мирасны халыкка кайтаруда җан атып йөрүче дә. Аның бөтен тормышы «Апанай» мәчете һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе белән бәйләнгән. Әхмәт хәзрәт дәрестә сәгать тә егерме минут белем биргәндә һәрвакытта да басып сөйли, Коръәндәге аятьләр белән дәлилләп, бернинди кәгазьгә карамыйча, мавыктыргыч итеп алып бара. Бик таләпчән, өйгә бирелгән бер генә биремне дә тикшермичә калмый, үзенең төпле фикерен җиткерә.

Төркемебездән кырык биш кеше, «Апанай» мәчете каршыннан җыенып, сәяхәткә чыгып киттек. Без бит Яшел Үзән районы Шырдан, Ачасыр авылларына юл тоттык. Үземнең туган якларым булгач, күңелдә ниндидер курку, шикләнү хисләре барлыкка килде: төркемдәшләремә ошармы, аннан, Әхмәт хәзрәт төгәл кеше, барысы да яхшы булыр, дип юрыйм.

Сәфәребезнең беренче тукталышы – ачык һавадагы «Татар авылы» этнографик музеенда тальян гармун моңнары белән директоры Дамир Камалетдинов каршы алды, урта гасыр тормышы белән таныштырды. Аннан Кече Шырдан авылында бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханәсендә булдык, мәчетендә өйлә намазы укыдык. Чәй йортында төрле үләннәрдән ясалган чәй белән сыйландык. Турист­лар өчен җәяүлеләр маршурты буенча Каюм бабай коесында, чишмәсен, биш йөз яшьлек талны да, Су ияләре, Шүрәлеләр белән дә очраштык. Шыр­дан белән саубуллашып, Олы Ачасыр авылына кузгалдык.

Ә инде Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы директоры Рәзинә Гатиятуллина һәм хезмәттәшләре кунакларны кызыл башлы сөлгегә куелган чәк-чәкләр белән каршы алды. Каюм аганың тормышы, көн күрмеше белән таныштырдылар. Берничә ел элек Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем алган Әлфинур апа Шиһапова Каюм Насыйрига язган шигырен бүләк итте. Соңыннан Каюм Насыйри рецепты белән төрле-төрле, хуш исле үләннәрдән әзерләнгән чәй белән сыйландык. Безнең халык кунакчыл да инде, якты чырай, такта чәй дип каршы ала. Ә инде Ачасыр мәчетендә зур табын әзерләнгән иде. Мәчетнең имамы Равил хәзрәт Кадыйровка, дин сабакларын укытучы Әлфинур апа Шиһаповага, намаз серләрен укытучы Тәскирә апа Шәйхуллинага, Ачасыр авылы халкына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Бөтен Рәсәй буенча җыелган шәкертләрне сыйлаган өчен Аллаһ СөбеханАллаһ үзегезне дә зурласын.

Сәфәр бар кешенең дә күңеленә хуш килде. Төркемдәшләрем, Яшел Үзән бик кунакчыл, киң күнеллеләр, дигән фикерләрен җиткерде. Ачык йөзле Рәзинә Гатиятуллина һәм хезмәттәшләренә милли киемнәрдән, башларына ак яулыклар ябып, каршы алганнары, халыкның иң кыйммәтле байлыгын – тарихын сак­лаганнары өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр. Белем алырга омтылыш беркайчан да кимемәсен иде. Аллаһ Тәгалә файдалы гыйлем алырга һәм хәерле хезмәтләр күрсәтергә насыйп әйләсен.

Рәмзия Заһидуллина

Чыганак: yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*