2023 елда Татарстан Язучылар берлегендә эшли башлаган “Язучы” нәшриятының беренче китабы булып мәшһүр авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның (1923-2003) “Минем Дагстаным” исемле кыйссасы басылып чыкты. Аны рус теленә Владимир Солоухин тәрҗемә иткән. Татар теленә Нәсим Акмал һәм Лилия Фәттахова аударды.
Кыйсса шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан татар телендә беренче мәртәбә дөнья күрә. Ул узган гасырның 70 нче еллар башында нәшер ителеп, дөньяның күп телләренә тәрҗемә кылынып, киң яңгыраш алган иде. Ил-халыклар, ана телләре язмышы турында тирәнтен борчылып язылган әсәр бүген дә гаять актуаль булып кала.
Чыганак: sptatar.com