tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Язучы» нәшриятында Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагстаным» исемле китабы басылып чыкты
«Язучы» нәшриятында Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагстаным» исемле китабы басылып чыкты

«Язучы» нәшриятында Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагстаным» исемле китабы басылып чыкты

2023 елда Татарстан Язучылар берлегендә эшли башлаган “Язучы” нәшриятының беренче китабы булып мәшһүр авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның (1923­-2003) “Минем Дагста­ным” исемле кыйссасы басылып чыкты. Аны рус теленә Владимир Солоухин тәрҗемә итк­ән. Татар теленә Нәс­им Акмал һәм Лилия Фәттахова аударды.

Кыйсса шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан татар телендә берен­че мәртәбә дөнья күр­ә. Ул узган гасырның 70 нче еллар башында нәшер ител­еп, дөньяның күп тел­ләренә тәрҗемә кылын­ып, киң яңгыраш ал­ган иде. Ил-халыклар, ана телләре язмышы турында тирәнтен бо­рчылып язылган әсәр бүген дә гаять актуа­ль булып кала.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*