tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Заман” татар яшьләр клубы катнашучылары белән очрашты
Васил Шәйхразыев “Заман” татар яшьләр клубы катнашучылары белән очрашты

Васил Шәйхразыев “Заман” татар яшьләр клубы катнашучылары белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Биредә ул “Заман” татар яшьләр клубы катнашучылары белән очрашты.

Биредә Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар яшьләре форумындагы үзгәрешләр турында сөйләде. Милли Шура рәисе яшьләрне Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы тыгыз элемтәдә торып эшләргә, үз проектларын тәкъдим итәргә, Башкортстандагы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре белән бергә булырга чакырды.

Клубның төп идеясе – Уфада үз сөйләмен һәм мәдәниятен сакларга һәм үстерергә теләүчеләр өчен татар һәм башкорт телләрендә сөйләшү өчен киңлек булдыру. Беренче очрашу 2023 елның 1 декабрендә узды. Хәзер яшьләр атна саен очраша!

Шулай ук клубның планнарында төрле чаралар, квизлар, өстәл уеннары, бизнес-кичәләр, караоке, походлар үткәрү, көрәш клубы булдыру.

Бүген вәкиллектә татар яшьләренең “Көйне отып ал” кичәсе узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*