tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Башкортстан Республикасы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты
Милли Шура рәисе Башкортстан Республикасы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты

Милли Шура рәисе Башкортстан Республикасы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Россия төбәкләренә эш сәфәре башланды. Быелның беренче очрашуы Башкортстан Республикасы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән булды. Әлеге чарада БТК Башкарма комитетының 2023 елдагы эшенә йомгак ясалды, 2024 елга эш планы һәм бурычлар буенча фикерләр әйтелде.

Әлеге очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин һәм башкалар катнашты.

Үз чыгышында Милли Шура рәисе федераль округларда уза торган җыеннар турында сөйләде:

-Округ утырышлары 2018 елда старт алды. Әлеге очрашулар тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булып тора. Без 2023 елны нәтиҗәле уздырдык: бик күп чаралар узды, төрле проектлар гамәлгә ашырылды. Киләсе ел да шулай ук бай булачак. 2024 елны ил башы Владимир Путин ил күләмендә “Гаилә елы” дип игълан итте. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан 2024 нче ел “Шәхесләр елы” дип игълан ителде. Гаиләнең нигезен дә күркәм шәхесләр бизи. Һәр төбәкнең, авылның, урамның, гаиләнең үз шәхесе була. Күбебезгә билгеле әдипләр, сәнгать әһелләре белән беррәттән, бүгенге көн шәхесләрен дә барлап чыгу кирәк. Шәхесләр елы игълан ителүгә үк Уфада Әнгам Атнабаевны искә алу чаралары узды. Шулай ук 2024 елда безне зур чара көтә. Казанда «Милләт җыены» узачак, – дип сөйләде ул.

Шулай ук Милли Шура рәисе Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Әскар улы Минһаҗетдинов турында сөйләде. Абруйлы аксакалыбызга 3нче апрельдә 100 яшь тула. Васил Шәйхразыев шул көнне татар милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре белән Уфада Ифтар мәҗлесе үткәрергә тәкъдим итте. Быел күп кенә төбәкләрдә Мөфтиятләр һәм татар милли-мәдәни җәмгыятьләре белән берлектә зур Ифтар мәҗлесләре үткәреләчәген дә билгеләп узды.

Алга таба Васил Шәйхразыев 2024 елда милли бәйрәмнәребез Сабантуйны кайсы төбәкләрдә узачагы хакында да сөйләде.

-XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе Барда авылында узачак. XXIV Федераль Сабантуй Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада уздырылачак. Алтай Республикасында “Төрки Сабантуй”,  Омск өлкәсендә Иртыш буе Халыкара Сабан туе оештыралачак. 2025 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе эстафетасын Киров өлкәсенең Малмыж районы кабул итәчәк, – диде Милли Шура рәисе.

Шулай ук Васил Шәйхразыев булачак Россия Федерациясе Президенты сайлаулары турында фикер җиткерде:

– Илебезнең киләчәк язмышы өчен бу бик тә җаваплы көннәр. Чөнки илебезнең алдагы 6 еллык тормышы, яшәеше безнең актив гражданлык позициясенә бәйле. Мин сезне барыгызны да илебезнең һәм халкыбызның югары мәнфәгатьләре хакына Россия Федерациясе Президенты сайлауларында актив катнашырга чакырам. Без сайлауларда бердәмлекне күрсәтергә тиешбез. Без инде бердәмлегебезне Курган өлкәсенең Йолдыз авылына ярдәм иткәндә күрсәттек. Авылны торгызуда ярдәм иткән кешеләргә зур рәхмәт, – диде ул.

Чара ахырында Башкортстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активистларына Бөтендөнья татар конгрессы медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*