tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзең ясаган тәмле була
Үзең ясаган тәмле була

Үзең ясаган тәмле була

Мәскәүдә яшәүче бер төркем актив якташ милләттәшләребез, үзара дуслыкны киңәйтү һәм ныгыту, яшь талантларга үсү мөмкинлеген тудыру нияте белән, “НижгарЧәй” милли-мәдәни агарту фестивален оештырдылар һәм узган елда шушы оригиналь иҗади проектларын башкалада уңышлы гына тормышка да ашырдылар. Декабрьдә Мәскәүнең тарихи кыйммәткә ия булган Асадуллаев йортында зур иттереп танышу-аралашу мәйданчыгы һәм мөмкинелеге булдырдылар, күп санлы якташларыбыз анда әйбәт кенә җырлашып-биешеп күңел ачты, чәй эчте, яңа танышлар белән элемтәләр урнаштырды һәм оештыручыларга олы рәхмәтле булып калды. Әле ул чакта ук шушы фестивальне оештыру комитеты рәисе, грибанлы Рәис Гафуров, кала белән сала арасын якынайту идеясен күз уңында тотып, “НижгарЧәй” белән Түбән Новгород өлкәсендә татарлар компакт яшәгән районнарга сәфәргә чыгарга кирәк дигән фикерен белдергән иде.

Ниһаять, алар узган атнада гына Сергач районы Грибаннан башлап, К.Октябрь районы Өчкүлдә, Сечен районы Красный Островта һәм Пильна районы Сафаҗайда бик яхшы концертлар бирделәр. Әйдәп баручы артистлар да гел алышынып торды. Мәсәлән, Грибанда Татарстанның атказанган артистлары Ринат Вәлиев (Грибан) һәм Роза Хабибуллина-Шакирова (Чүмбәли, Мәскәүдәге Муса Җәлил исемендәге этно-мәдәни татар компонентлы 1186 номерлы мәктәп директоры) иделәр. Роза Җәфәр кызына тиң булырдый итеп Сафаҗай кызлары Эльнара Атауллина белән Динара Жамалова да, Иске Мочалидан Ләйлә Әндәрҗанова да бик тырышып һәм килешле итеп җырладылар. Авылдашларының кайнар алкышларына Камил Шәймәрданов та, Ималетдин Билялов та лаек булдылар, алып баручылар Ләйсән Саберова (Красный Остров) белән Ильяс Хөсәинов та (Кече Рбишча) сәхнәдә үзләрен профессиональ дәрәҗәдә тоттылар, Камил Орландоның да (Зарипов, ыруг тамырының бер тармагы Ыргуга карый диделәр) чыгышын грибанлылар көчле алкышлар белән бәяләде.

Сергач районы администрациясенең мәдәният бүлеге рәисе Светлана Лисина үзенең чыгышында бу фестивальнең әһәмиятенә тукталды, аны гамәлгә куючыларга рәхмәт әйтте һәм алга табан уңышлар теләде. Ә Рәис Гафуров киләчәктә “НижгарЧәй”не башка милләт вәкилләренең музыкаль чыгышлары белән баетырга уйлый. Бу көнне “чәйләнергә” килгән халыкның клубка сыймаганын күреп булса кирәк, аны саф һавада уздыру формасын да караштыра, музыкаль сабантуй форматын да якка какмый: “Уйлар күп, әмма ашык-пошык эшләгәнне, чиле-пешле чараларны яратмаганга күрә, барысын да төптән уйлап хәл итәргә кирәк”, – диде Рәис Ахметович.

Концерт башланыр алдыннан, фойеда милли ризыклардан корылган табын артында Гөлнар Зиганшина һәр теләгән кешене кайнар чәй белән сыйлап торды һәм нәкъ шунда концерттан соң элекке заманнардагы кебек авыл көйләренә грибанлылар рәхәтләнеп җырладылар, типтереп биеделәр. Баянда, билгеле, Ринат Вәлиев уйнады. “Авылдашларымның күңелле ял итүенә өлеш кертә алуыма чиксез шатманы. Бу миңа туган якларда булып кайтырга бер җитди сәбәп тә булды”, – ди күренекле баянчы, тугыз бала атасы.

Рәис Әхмәт улының сүзләреннән аңлаганымча, “НижгарЧәй” һәр ел кыш айларында Мәскәүдә узар, ә җәйләрен татар авыллары буйлап атлар.
Ни әйтергә, рәхмәт, Рәис дус! Тыштан матур күренгән, әмма эчтән үлеп барган авылларыбызга җан өреп торырга тырышуың Аллаһы каршында булсын, һәр башлаган эшең уңсын.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*