tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе губернаторы Иске Кулаткы районында татар телен саклау, милли мәдәниятне үстерү мәсьәләләрен карады
Ульяновск өлкәсе губернаторы Иске Кулаткы районында татар телен саклау, милли мәдәниятне үстерү мәсьәләләрен карады

Ульяновск өлкәсе губернаторы Иске Кулаткы районында татар телен саклау, милли мәдәниятне үстерү мәсьәләләрен карады

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов буген төбәкнең 98 процент татарлар яши торган Иске Кулаткы районына эш сәфәре белән килде. Зур сөйләшү вакытында районның халык хуҗалыгы, производство, демография мәсьәләләре белән бергә, татар телен саклау, милли мәдәниятне үстерү мәсьәләләре дә каралды.

Зур җыенда быел гына вафат булган, зур меценат, озак еллар район белән җитәкчелек иткән Эдуард Ганиев исемен мәңгеләштерү турында да җитди сөйләшү булды. Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин районда уза торган «Ганеев укуларын»да дини проблемаларны гына түгел, ә милли-мәдәни һәм мәгърифәткә кагылышлы мәсьәләләрне дә күтәреп чыгарга тәкъдим итте. Һәм аны төп оештыручы да БТК да, һәм аерым шәхесләр дә түгел, ә район администрациясе һәм өлкә хөкүмәте булырга тиеш, диде автономия рәисе.

Көн дәвамында губернатор районның берничә авылында булып, авылларда гомер итүчеләр белән очрашты. Аларның куп санлы сорауларына җавап бирде, тәкъдимнәрен тыңлады. Өлкә башлыгы монда күтәрелгән проблемаларны хәл итү буенча министрларга катгый күрсәтмәлэр бирде.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*