tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җан җылысын кушып үргән бизәкләр
Җан җылысын кушып үргән бизәкләр

Җан җылысын кушып үргән бизәкләр

Тукай районында бердәнбер махсус таякчыклар белән челтәр үрүче (коклюшница) Людмила Строкина яши. Сирәк һөнәр иясе вәкиле Новотроицкий мәдәният йорты мөдире булып эшли, кул эшләре белән мавыгуын яшь буынга да өйрәтә.

Тормышка ашкан хыял

– Мин шәһәр кызы, Чаллыда туып- үстем. Авылга китеп яшәү турында хыялым бар иде. Ирем генә күчәргә теләмәде. Александр авылдагы тормышның авырлыгын бик яхшы белә иде, шуңа күрә каршы булды. Инде игезәк балаларыбыз Захар белән Ульяна да үсеп җиттеләр, ә минем авылга күчү теләгем арта гына барды. Елга буендагы зур алма бакчасы булган йорт турында хыялландым. Мин газета битләреннән авылларда аулак урамнарда өй сатабыз дигән белдерүләрне эзләдем. Таптым бит! Иремне шушы авылда Чаллы елгасы буендагы урамдагы йортны сатып алырга күндердем. Шулай итеп дүрт ел элек минем хыялым чынга ашты. Хәзер Александр да Новотроицкоега күченүенә шатланып бетә алмый. Игезәкләребез дә беренче сыйныфка нәкъ менә шушы авыл мәктәбенә бардылар. Безнең авыл матур, кешеләр игелекле- дип әңгәмәбезне башлап җибәрде Людмила Анатольевна.

Күчеп килгәч, авыл проблемаларына битараф булмаган хатын-кызны ТОС рәисе итеп тә сайлыйлар, ә ике ел элек җирле мәдәният йорты белән җитәкчелек итәргә чакыралар. Шунда ул эшләрнең күргәзмәсен оештыра, үз тирәсендә фикердәшләрен берләштерә, таякчыклар белән үрү-бәйләү түгәрәген ача.

Хәтер йомгагын чишеп

Кечкенә Люданы балачакта ук әнисе Ирина Александровна Донина күп кенә кул эшләренә өйрәткән. Ул уңган оста була: тегү, чигү, ыргак белән бәйләү.

– 90 нчы еллар иде. Кибеттә сатып алырдай бер ни юк, әнием мине матур итеп киендерде, һәр күлмәгемне чигелгән яки бәйләнгән әйберләр белән бизәде. Мин аңардан шушы кул эшләренең серләрен өйрәндем. Мәктәптә чигү түгәрәгенә рәхәтләнеп йөрдем. Бервакыт икона пәрдәчекләре ясау белән мавыгып киттем, шуңа күрә күпләр заказ буенча иконалар өчен киштәгә пәрдәләр чигүне сорадылар. Әзер булгач, сокланып, миңа чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, кулларымның һәрвакыт матурлык тудыруын теләделәр, – дип хәтер йомгагын чиште Людмила Анатольевна.

Очраклы танышу

– Елецк осталарының махсус таякчыклар белән үрелгән эшләнмәләрен мин беренче тапкыр Алабугада Спас ярминкәсендә күрдем. Озак вакыт бу матурлык янында сихерләнгән кебек басып тордым, аннары сораша башладым. Ләкин, мондый сәнгатьне тиз генә өйрәнеп булмый һәм бу һөнәрне өйрәтергә әзер белгечләр дә юк, – дип уртаклашты әңгәмәдәшебез.

– Шулай да миңа бер очрак ярдәм итте. Без ул вакытта Зяб бистәсендә яши идек. Мин үземнең балаларымны бию студиясенә йөреттем. Балалар шөгыльләнгәндә, мин учреждение коридорлары буйлап йөрдем һәм бер кабинетка кердем, анда махсус таякчыклар белән үрүче хатын-кызларны күрдем, остазлары Валентина Борисовна Носкова белән таныштым. Ул Саратовтан, махсус бәйләү остасы, дигән белеме бар. Валентина Борисовна беренче дәрестән үк минем кул эшләре белән шөгыльләнергә сәләтле хатын – кыз булуымны күрде, – ди Людмила. Безгә үзенең беренче эшен күрсәтте – җитеннән эшләнгән яка иде ул, башка бик күп эшләреннән аерылып тора.

– Сез дә сиздегезме? Эш җеп белән башкарылган. Сәбәбемин элек йөргән челтәр бәйләү дәресләрендә безне җепләр таралмасын өчен төеннәрне нык итеп кысарга өйрәттеләр. Мин бу яканы яратам, бәйрәмнәрдә еш киеп йөрим, ул таякчыклар белән үрү сәнгатендә беренче адымнарымны искә төшерә. Мондый матур яка астына күлмәкне ничек алырга дип сорыйсызмы? Сер шунда ки, мондый якалар хатын – кыз костюмыннан бәя буенча өстенрәк, күлмәкне әзер яка белән тегәләр, аксессуарга карап, бизәк ясыйлар.

Эш остадан курка

– Махсус таякчыклар белән үрелгән әйберләр, кызганычка каршы, соңгы вакытта штампланган әйберләрнең күплеге, бәйләм өчен имитацияләр аркасында популяр түгел. Алар арзан. Ә минем эшләргә килсәк, күрәсезме, алар җанлы кебек , аңлыйсыңмы? Кулдан эшләнгән һәр әйбер авторының кулларының җылылыгын, назлылыгын чагылдыра, шул ук вакытта чын соклану уята. Кытайда махсус таякчыклар белән үрелгән әйберләр бик кирәкле. Минем үрүче танышларым бар, алар заказлар белән яхшы гына акча да эшлиләр.

Людмила сөйләгәнчә, бу иҗат эшләре алымнары белән кайда барлыкка килүенә карап аерыла. Вологда үрүе, Балахнин, Кукар, Елецк үрүе бар. Белгеч шунда ук останың нинди техника куллануын аера. Соңгы елларда үрү өчен Төркиядә һәм Итальяда җитештергән җепләрне куллана икән. Кызганычка каршы, хәзер бөтен дөньяда танылган Вологда җитеннәре сатудан юкка чыккан. Людмила Анатольевнаның тагын берничә җепле йомгагы калган, аларда ул үз шәкертләрен һөнәренә өйрәтә.

Яшь буынны өйрәтәм

– Яшермим, кулланма сәнгатьнең бу нечкә төрен өйрәнергә теләүчеләр күп, әмма барысы да түзә алмый, һәркемнең дә тырышлыгы һәм сабырлыгы җитми. Шуңа күрә таякчыклар белән үрүне яраткан кешеләрне мин алтын, дип атыйм, Чөнки алтын күп булмый. Минем өчен бу һөнәрне дәвам итүчеләрне калдыру мөһим, шуңа күрә бәйләү серләренә яшь буынны өйрәтәм. Куркырга кирәкми, чөнки мондый үрүләр, бәйләүләр уникаль, кабатланмас, алар искиткеч күренә, – ди Людмила.

Оста бик озак, үрүнең үзенчәлекләре, эшне нәрсәдән башлау яхшырак икәнне, ул хәтта дәресләрне ничек алып баруы, инглиз телен яхшы белүе хакында да сөйләде. Антиквар кибетендә сатып алган кул эшләре буенча борынгы китабы барлыгы, Балык Бистәсеннән данлыклы бәйләү осталары белән тыгыз элемтәдә булуы турында сөйләде. Бу аның күңеле матурлыгының кабатланмас булуын, рухи дөньясының байлыгын күрсәтә.

Чыганак: tukai-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*