tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы» финалисты Алсу Идрисова: Бу бәйгедә катнашу – гаилә традициясе
«Татар кызы» финалисты Алсу Идрисова: Бу бәйгедә катнашу – гаилә традициясе

«Татар кызы» финалисты Алсу Идрисова: Бу бәйгедә катнашу – гаилә традициясе

17 сентябрь көнне Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә Халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалы үтәчәк. Томск өлкәсеннән Алсу Идрисова «Татар-информ» хәбәрчесенә бәйгедә катнашу тарихын сөйләде. Алсу сүзләренчә, «Татар кызы»нда катнашу аларның гаилә традициясе.

«Бертуган апам Зәринә Сәфиуллина 2015 елда «Татар кызы» бәйгесенең финалисты булдыһ һәм «Иң серле кыз» номинациясендә җиңде. Миңа этәргечне дә ул бирде. «Татар кызы» бәйгесендә катнашу – безнең гаилә традициясе», – ди Алсу.

Алсу Идрисова сүзләренчә, бәйге дәверендә ул үзендә зур үзгәрешләр сизә. Финалист кыз җиңү теләге булуын да әйтте.

«Үземдә зур үзгәрешәләр тоям. Искиткеч кешеләр белән аралашам, аларның тормыш тарихлары белән илһамланам, зур үсеш кичерәм. Минем өчен иң мөһиме – ул кешеләр, проект дәвамында алган тәҗрибә, яңа белемнәр. Әлбәттә, биредә һәр кыз җиңү өчен килгән, шул исәптән мин дә», – диде ул.

Алсу Идрисова Томск өлкәсендәге Яңа Исламбул дигән татар авылында туган. Казанның Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваториясендә опера сәнгате белгечленә укый. Шулай ук, Чаллы филармониясе җырчысы. Киләчәктә үзен Татар опера театры солисты итеп күрә. Ул туган Томск шәһәрен тәкъдим итүе белән горурлануын да әйтте.

«Минем өчен Томскны тәкъдим итү – зур дәрәҗә. Безнең шәһәрдә татарлар күп яши. Татар мәдәнияте үзәге, Кәрим бай йорты, Татар бистәсе, бик күп татар авыллары бар. Ел саен Сабантуйлар, татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән күп төрле чаралар үткәрелә», – дип сөйләде Алсу Идрисова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*