tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Нәзифә Кәримованың «Изге ат» китабы тәкъдим ителде
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Нәзифә Кәримованың «Изге ат» китабы тәкъдим ителде

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Нәзифә Кәримованың «Изге ат» китабы тәкъдим ителде

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасындагы «Әдәби кафе»да Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Нәзифә Кәримованың «Изге ат» китабы тәкъдим ителде. Ул – «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә бастырып чыгарылган кесә китаплары сериясендә 21нче басма. Бу проектта барлыгы 23 китап чыккан.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева «Казан утлары» журналы белән берлектә кесә китапларын бастыру эшчәнлеген бик бәрәкәтле проект дип белдерде. «Бүгенге көндә 23 китап чыгып өлгерде. «Татмедиа» китапларны бастыруның барлык финанс чыгымнарын үз өстенә алып, авторларга кинәнеп иҗат итәргә мөмкинлек тудыра. Авторны китапны кайда бастырыйм, ничек бастырыйм, каян акча табыйм, дигән борчулардан арындыра», – диде ул.

«Татмедиа»да булдырылган сату системасы ярдәмендә китаплар Татарстан буйлап кына түгел, Россиянең барлык төбәкләренә дә таратыла. «Татар дөньясына дистә еллар фидакяр хезмәт иткән автор Нәзифә ханым Кәримованың бүген тәкъдим ителүче китабы инде яхшы гына сатыла да башлады», – дип хәбәр итте Алсу Исмәгыйлева тәкъдим итү чарасында.

Китапны Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла югары бәяләде. «Бу китапта 50-60 еллар татар авылы тормышының яме дә, шул ук вакытта проблемасы, фаҗигасе дә оста тасвирланган. Автор юклык чорында булган кыйммәтләрне, байлыкларны да өскә калкыта алган. Сөенечен дә, көенечен дә бергә кичереп укысаң да, Нәзифә Кәримованы укыганнан соң күңелдә яктылык кала – менә аның төп үзенчәлеге», – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи чит төбәктә яшәп татар телендә иҗат итүче автор Нәзифә Кәримовага котлауларын җиткерде. «Нәзифә апа Кәримованың тугры укучылары бар. Аны татар телендә үзенчә бер зәвык белән язучы автор буларак яраталар. Нәзифә апаны чираттагы китабы басылу белән кайнар котлап, киләчәк көннәрдә түземсезлек белән аннан тагын яңа китаплар көтүебезне белдерәбез», – диде ул.

Китапның авторы Нәзифә Кәримова Татарстанда иҗатына югары игътибар күрүе белән бәхетле булуын белдерде. «Мин Татарстан кызы, Башкортстан килене һәм Мәскәү каласындә яшәп татар телендә иҗат итүче автор. Читтә яшәвем татарлыктан читтә булуым дигән сүз түгел. Мин гомерем буе татар халкына, туган телемә хезмәт иттем. Мине туган телем ашатты да, эчертте дә. «Изге ат» – ул минем иң җиңел бастырылган китабым. Моның өчен мин «Татмедиа»га, «Казан утлары»на рәхмәтле», – диде автор.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*