Узган җәйнең матур бер көнендә Азнакай төбәкне өйрәну музеенда “Җәуhәрләрне барлый Ак калфак“ исемле кичә булып утте. Чара районның” Ак калфак “ хатын – кызлар җәмгыяте белән берлектә узды.
Кичәне район башлыгы урынбасары Н.М. Нагыймов ачты hәм залда утыручы ханымнар-туташларны сәламләп, эшләрендә, гаиләләрендә уңышлар, иминлек теләде.
– Сез гузәл затлар, без- ир-егетләрне тотучы да, балалар тәрбияләуче дә, эштә узегезне курсәтергә дә, барысына да, җитешәсез-диде. Төрле өлкәләрдә хезмәт куючы ханымнарга җәмгыятнең җитәкчесе Э.С.Галиева белән бергә ак калфак кигезде. Эльвира Сәйлүн кызы слайдлар аша эшләнгән эшләренә йомгак ясады.

6 нчы “ Йолдызчык“ балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Н.Н.Фатхуллина зәркән – бизәну әйберләреннән чулпылар турында сөйләде. Татар хатын – кызның иң киң таралган баш киеме – яулык. Өлкән кунак Тәнзилә ханым Хакимова элекке чорларда яулык бәйләу ысуллары , киену алымнары турында сөйләде.
Яшьләрдән Айгөл Шамгуловна, Элина Хәсәновна заманча метод белән яулык бәйләу буенча мастер- класс курсәттеләр. Кичәдә саф татарча сөйләшу , гореф – гадәтләр , буенча да фикер алышулары булды. “Туган тел”(Г.Тукай сузләре) җыры белән кичә ахырына якынлашты, соңыннан фото сурәткә төштеләр .