tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә шахматчыларының уңышы
Әтнә шахматчыларының уңышы

Әтнә шахматчыларының уңышы

Әтнә районының яшь шахматчылардан торган командасы Казанның Нәҗметдинов исемендәге шахмат сараенда Татарстан Республикасы беренчелегендә чыгыш ясап кайтты. 1998-1999 елгы егетләр бәйгесендә техникумда укучы Булат Җамалов, Ринат Галиуллин 5-6 урыннар яуладылар. 2000-2001 елгылар арасында Алмаз Гәрәев чыгышын уртача бәяләргә була.

2002-2003 елгы шахматчылар бәйгесендә Инсаф Бадиков авыл районнары арасында I урынны яулады. 13 яшьлекләр арасында Азалия Мөхаммәтова һәм 11 яшьлекләрдән Алмаз Бадиков та начар чыгыш ясамадылар.

atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*