tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәуhәрләрне барлый “Ак калфак”
Җәуhәрләрне барлый “Ак калфак”

Җәуhәрләрне барлый “Ак калфак”

Узган җәйнең матур бер көнендә Азнакай төбәкне өйрәну музеенда “Җәуhәрләрне барлый Ак калфак“ исемле кичә булып утте. Чара районның” Ак калфак “ хатын – кызлар җәмгыяте белән берлектә узды.

Кичәне район башлыгы урынбасары Н.М. Нагыймов ачты hәм залда утыручы ханымнар-туташларны сәламләп, эшләрендә, гаиләләрендә  уңышлар, иминлек теләде.

– Сез гузәл затлар, без- ир-егетләрне тотучы да, балалар тәрбияләуче дә, эштә узегезне курсәтергә дә, барысына да, җитешәсез-диде. Төрле өлкәләрдә хезмәт куючы  ханымнарга җәмгыятнең җитәкчесе Э.С.Галиева белән бергә ак калфак кигезде. Эльвира Сәйлүн кызы слайдлар аша эшләнгән эшләренә йомгак ясады.

0e2073b8140fКичәне алып баручылар музей директоры И.И.Халикова , фән хезмәткәре Г.Д Мустафиналар татар костюмнары , баш киемнәре , бизәнү әйберләренең тарихы белән таныштырдылар. Мәдәният  идәрәсе җитәкчесе Г.С. Хафизова , бөтен дөнья татар конгрессның  Азнакай җирле булекчәсе  җитәкчесе З.Г.Миннеханова , “Иман “ үзәгеннән  мөслимә Алсу ханым Газизовалар хатын – кызларның  милли кулмәкләре турында чыгыш ясап, бугенге көндә дә актуаль  булуына басым ясадылар.

6 нчы “ Йолдызчык“ балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Н.Н.Фатхуллина  зәркән – бизәну әйберләреннән чулпылар турында сөйләде. Татар  хатын – кызның иң киң таралган баш киеме  –  яулык. Өлкән кунак Тәнзилә ханым Хакимова элекке чорларда яулык бәйләу  ысуллары , киену алымнары  турында сөйләде.

Яшьләрдән Айгөл  Шамгуловна,   Элина  Хәсәновна  заманча метод белән яулык бәйләу буенча мастер- класс курсәттеләр.  Кичәдә саф  татарча сөйләшу , гореф – гадәтләр , буенча да фикер алышулары булды. “Туган  тел”(Г.Тукай  сузләре) җыры белән кичә ахырына  якынлашты, соңыннан фото сурәткә төштеләр .

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*