tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры йөзен “яңарта”
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры йөзен “яңарта”

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры йөзен “яңарта”

110 нчы юбилей сезоны алдыннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа фирма стилен журналистларга тәкъдим итте. Чарада театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театр директоры Илфир Якупов һәм театр тәнкыйтьчесе, Г. Камал театрының әдәби бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов катнашты.

Барыннан да бигрәк, театрның логотибы алышыну игътибарны җәлеп итә. Ләкин яңа стиль логотипның тагын башка альтернатив вариантлары булу мөмкинлеген чикләми.

“Яңа стильнең төп төсләре кара, кызыл. Басма продукция һәм сайтта, шулай ук, башка төсләр дә кулланыла: фирүзә һәм көрән. Фирүзә төсенең үз үзенчәлеге бар: ул чынбарлыкны, Кабан күлен театрның түшәмен сынландыра ”, – ди Нияз Игъламов.

“Стильләрнең чиста булуы мөһим. Соңгы 20 елда безнең дизайнерлар цехында кем генә эшләмәде. Хәзер исә барысын да бер стильдә булдыру мөмкинлеге туды. Аңлыйм, һәр яңа нәрсә каршылыкка очрый, – диде Фәрит Бикчәнтәев. – Яңа әйбергә күнегергә кирәк. Стиль эшләнеп бетәчәк. Без заман белән бергә атларга тиеш. Моңа “Нәүрүз” фестивале дә зур этәргеч бирде. Әгәр дә бу фестивальне саклап калып, киләчәктә дә төрки театрларны үзебездә тупларга телибез икән, без үсәргә тиеш”.

“Безнең театр һәрваккыт хәрәкәттә, иҗади эзләнүдә. Йөз елдан артык яшәү дәверендә театрның бер генә дә туктап торганы юк. Шушы еллар эчендә репертуар гына үзгәреп калмады, эчтәлек, форма да үзгәрде”, – ди театрның директоры Илфир Якупов.

Аның сүзләренчә, дизайнер театрны урам яктан да бизәргә тәкъдим ясаган, әмма, финанс кыенлыклар булу сәбәпле, театр барлык идеяләрне дә тормышка ашыра алмаячак. Үзгәрешләр акрынлап булачак. Әлегә исә сайт яңартылган. Фотосурәтләр зурайтылган, шрифт уку өчен уңайлырагына алышынган. Интерфейсы гына түгел, сайтның гомум эшчәнлеге дә үзгәреш кичергән: ул хәзер тизрәк эшли, уңайлырак һәм күп функцияле. “Нәүрүз”, “Һөнәр” фестивальләрендә, “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашырга теләүчеләр хәзер заявкаларны турыдан-туры сайтка гына җибәрә ала. Анда шулай ук, интернет-кибет ачылган: аның аша спектакльләрнең видеоязмаларын, китаплар, аудиоязмалар һ.б. сатып алырга мөмкин. Илфир Якупов искәрткәнчә, Г.Камал театры, гастрольләренә үз сайты аша билет сата торган Россиядә бердәнбер театр булып кала бирә.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*