“Нечкино” спорт-туристлык үзәгендә республиканың массакүләм мәгълүмат
чараларының “Вся Удмуртия – 2018” дип аталган фестивале булып узды.
Быелгы фестиваль 10нчы тапкыр оештырылды һәм үз кысаларына төрле кызыклы шәхесләр белән очрашулар, остаханәләр, секцияләр эшчәнлеген, тренингларны һәм уеннарны алган иде. Елдан-ел фестиваль үсә, эчтәлеге байый бара. Быелгы фестивальне Удмуртиянең массакүләм мәгълүмат чаралары һәм матбугат агентлыгы җитәкчесе Алексей Воронцов, Удмуртиянең Журналистлар берлеге рәисе Елена Капитоненко, Дәүләт Советының иҗтимагый куркынычсызлык, регламент һәм эшне оештыру буенча даими комиссия рәисе Елена Дербилова, Сарапул районы депутатлар Советы рәисе Людмила Шеронова катнашлыгында түгәрәк өстәл белән башланып китте. Алексей Воронцов: “Соңгы вакытта төрле министрлыклар һәм предприятиеләрнең мәгълүмат хезмәтләре дә агентлык белән тыгыз элемтәдә торалар. Шул сәбәпле быел фестивальдә катнашучылар саны да артып, аларның саны 170кә җитте”, — диде.

Журналистика тармагында эшләүчеләрнең белемнәрен күтәрү, бюджеттан тыш керемнәрне үстерү, грантлы конкурсларда катнашу һәм башка сораулар турында фикер алышулар да кызыклы үтте.
Ике көн буена барган фестивальдә уйнап-көлеп алырга да, хәрәкәтләнү өчен дә, үзеңне һөнәри яктан борчыган сорауларга җавап табу өчен дә мөмкинлекләр зур булды. Кыюлар һәм тапкырлар уены журналистларның зирәклеген сынаса, “Массакүләм мәгълүмат чаралары ярминкәсе” быелгы фестивальнең үзенчәлекле чарасы булды.

Элмира Нигъмәтҗан, 
yanarysh.ru