Күптән түгел Дүртөйле шәһәр китапханәсендә “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы”на багышланган “Җырларда да”, шигырьләрдә дә туган як чәчәк атсын!” дип аталган кичә узды. Анда язучылар, “Дулкын” әдәби-иҗат берлеге әгъзалары, әдәбиятка омтылучы, яңа башлап каләм тибрәтүчеләр, Дүртөйле шәһәренең 4нче мәктәбе укучылары катнашты.
Кичәне “Әллүки” халык фольклор ансамбле әгъзалары Әнисә Хакова, Зәвилә Шәрифуллина, Римма Тимербаева, Рәйсә Рәхимҗанова, Рәзилә Солтанова Вил Казыйханов сүзләренә Мөфтәдин Гыйләҗев язган “Дүртөйле җыры” белән ачып җибәрделәр.
Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар берлекләре, Халыкара әдәбият фонды әгъзасы Рафаил Хафизов һәм язучы, журналист, туган якны өйрәнүче, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Илдус Тимерханов кичәнең хөрмәтле кунаклары булды. Алар һәм Яңа Биектау авылында яшәүче 8 китап авторы Флүрә Газизова, Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар берлекләре әгъзасы Әнисә Ягафәрова тамашачылар хозурына тирән эчтәлекле чыгышларын тәкъдим итте.
Каләм осталары укучыларны әдәбиятны яратырга өндәде, үзләренең фәлсәфи һәм туган якка зур мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен укыды.
Кичәне оештыручы һәм алып баручы Алсу Әхмәтова бай китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, “Туган ягым” дигән мавыктыргыч сорау – җавап уенын бик күңелле үткәрде. Дүртөйле шәһәренең борынгы тарихыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр яшәеше, билгеле, данлы шәхесләре турында сораулар яңгырады. Балалар аларга зур теләк белән җавап бирде. Яшь буын вәкилләренең район тарихын, геройларыбызны, районыбыздан чыккан шагыйрьләр, язучылар, жырчылар, композиторларны белүләре бик шатландырды.
Зәвилә Шәрифуллинаның татар халык җыры “Илкәем”не моңлы итеп җырлавы, Радик Хәйруллинның баянда өздерүе, Рәсимә Сәмигуллинаның думбырада уйнавы күңелләргә бик хуш килде.
Кичәнең икенче өлешендә “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Алсу Әхмәтова үзешчән язучылар һәм аларның иҗаты белән кыскача таныштырды. “Дулкын” әгъзалары итеп кабул итәргә тәкъдим ясады. Яңа башлап каләм тибрәтүчеләр Зәһүрә Әбелкарамова, Рәзилә Солтанова, Зәмирә Миронова, Эльвира Шәрипова, Илсөяр Садрыева туган якка багышлап язган иҗат җимешләре белән таныштырды. Зәлия Сәгыйдуллина башкаруында үзе язган җыры “Илешкәем” яңгырады.
Остазларның каләм тибрәтүчеләргә шигърият кануннары хакында аңлаешлы итеп сөйләве, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклекне ассызыклавы, иҗат җимешләребезгә дөрес бәя бирүе, киңәшләре бик файдалы булды.Кичә һәркемгә күркәм тәэссоратлар бүләк итте.
Илсөяр Садрыева.
Дүртөйле шәһәре.
Чыгынак: kiziltan.ru