tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә “Хуш киләсең, Сабантуй” дип аталган бәйрәм үтте
Чувашиядә “Хуш киләсең, Сабантуй” дип аталган бәйрәм үтте

Чувашиядә “Хуш киләсең, Сабантуй” дип аталган бәйрәм үтте

Чувашия Республикасының Урмай авылының “Ләйсән” балалар бакчасында “Хуш киләсең, Сабантуй” дип аталган бәйрәм үтте. Халкыбызның милли бәйрәме булган Сабантуй елга бер мәртәбә, язгы кыр эшләре тәмамлангач уза.

Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, борынгыдан килгән йолалары, уеннары белән таныштыру, милли тәрбия бирү тәрбиячеләрнең төп бурычлары булып тора.

Бакча каршындагы мәйданчык төрле төстәге сөлгеләр, шарлар белән бизәлгән, балалар өчен төрле уеннар әзерләнгән иде. Алар бик теләп барлык чараларда катнаштылар һәм уңай эмоцияләр алдылар.

Чыганак: “Вакыт” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*