tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җырларда да, шигырьләрдә дә туган як чәчәк атсын!”
“Җырларда да, шигырьләрдә дә туган як чәчәк атсын!”

“Җырларда да, шигырьләрдә дә туган як чәчәк атсын!”

Күптән түгел Дүртөйле шәһәр китапханәсендә “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы”на багышланган “Җырлар­да да”, шигырьләрдә дә туган як чәчәк атсын!” дип аталган кичә узды. Анда язучылар, “Дулкын” әдәби-иҗат берлеге әгъзалары, әдәбиятка омтылучы, яңа башлап каләм тибрәтүчеләр, Дүртөйле шәһә­ренең 4нче мәктәбе укучылары катнашты.

Кичәне “Әллүки” халык фольклор ансамбле әгъза­лары Әнисә Хакова, Зәвилә Шәри­фуллина, Римма Тимербаева, Рәйсә Рәхимҗанова, Рәзилә Солтанова Вил Казыйханов сүзләренә Мөфтәдин Гыйлә­җев язган “Дүртөйле җыры” белән ачып җибәр­деләр.
Башкортстанның һәм Ру­сиянең Язучылар берлек­ләре, Халыкара әдәбият фонды әгъзасы Рафаил Хафизов һәм язучы, журналист, туган якны өйрә­нүче, Башкортстан­ның атказанган матбугат һәм киң­күләм мәгълүмат хезмәткәре Илдус Тимерханов кичәнең хөрмәтле кунаклары булды. Алар һәм Яңа Биектау авылында яшәүче 8 китап авторы Флүрә Газизова, Башкортстан­ның һәм Русиянең Журналистлар берлекләре әгъзасы Әнисә Ягафәрова тамашачылар хозурына тирән эчтәлекле чыгышларын тәкъ­дим итте.
Каләм осталары укучыларны әдәбиятны яратырга өндәде, үзләренең фәлсәфи һәм туган якка зур мәхәббәт белән сугарылган шигырьлә­рен укыды.

Кичәне оештыручы һәм алып баручы Алсу Әхмәтова бай китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, “Туган ягым” дигән мавыктыргыч сорау – җавап уенын бик күңелле үткәрде. Дүртөйле шәһәренең борынгы тарихыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр яшәеше, билгеле, данлы шәхесләре турында сораулар яңгырады. Балалар аларга зур теләк белән җавап бирде. Яшь буын вәкилләре­нең район тарихын, геройларыбызны, районыбыздан чыккан ша­гыйрь­ләр, язучылар, жырчылар, композиторларны белү­ләре бик шатландырды.

Зәвилә Шәрифуллинаның татар халык җыры “Илкәем”не моңлы итеп җырлавы, Радик Хәйруллинның баянда өзде­рүе, Рәсимә Сәмигул­линаның думбырада уйнавы күңелләргә бик хуш килде.

Кичәнең икенче өлешендә “Дулкын” әдәби-иҗат берләш­мәсенең җитәкчесе Алсу Әхмә­това үзешчән язучылар һәм аларның иҗаты белән кыскача таныштырды. “Дулкын” әгъза­лары итеп кабул итәргә тәкъ­дим ясады. Яңа башлап каләм тибрәтүчеләр Зәһүрә Әбел­карамова, Рәзилә Солтанова, Зәмирә Миронова, Эльвира Шәрипова, Илсөяр Садрыева туган якка багышлап язган иҗат җимешләре белән таныштырды. Зәлия Сәгыйдул­лина башкаруында үзе язган җыры “Илешкәем” яңгырады.

Остазларның каләм тибрә­түчеләргә шигърият кануннары хакында аңлаешлы итеп сөйләве, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклекне ассызыклавы, иҗат җимешләребезгә дөрес бәя бирүе, киңәшләре бик файдалы булды.Кичә һәркемгә күркәм тәэссоратлар бүләк итте.

Илсөяр Садрыева.
Дүртөйле шәһәре.

Чыгынак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*