tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татаркино» мәдәният учреждениесе үзенең рәсми сайтында Татарстанда төшерелгән фильмнарны урнаштырды
«Татаркино» мәдәният учреждениесе үзенең рәсми сайтында Татарстанда төшерелгән фильмнарны урнаштырды

«Татаркино» мәдәният учреждениесе үзенең рәсми сайтында Татарстанда төшерелгән фильмнарны урнаштырды

«Татаркино» мәдәният учреждениесе үзенең рәсми сайтында «Онлайн кинотеатр» кушымтасында Татарстанда төшерелгән фильмнарны урнаштырды. Хәзер аларны ирекле рәвештә карап була. Проект ТАССРда кино җитештерү һәм кинопрокат оештыруның 100 еллыгына гамәлгә ашырыла, ул киләсе елда билгеләп үтеләчәк.

Истәлекле ел алдыннан республикада чыгарылган фильмнарның онлайн-каталогы төзелә. Аларны хәзер үк «Татаркино» сайтында карарга була: https://tatarkino.ru/online-cinema/.

Хәзерге вакытта «Татаркино» сайтында 40тан артык кино карарга мөмкин.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*