tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зиһен зиннәте – гыйлем
Зиһен зиннәте – гыйлем

Зиһен зиннәте – гыйлем

Җир шарындагы барча мөселманнар, бер сулышта булып, көтеп алган Рамазан аен боерылган гыйбадәтләрне ихлас үтәү шартларында үткәрә. Изге айда ачык ниятләрдә, анык максатларда булынганда, тиешле гамәлләр җиңел һәм рәхәт халәттә аткарыла. Шуңа да, Пәйгабәребез Мөхәммәд саллаллаһу-галәйһиссәламнең: “Барысы да нияткә бәйле”, – дигән хәдис шәрифен хәтердә тотып, Рамазан аен белмәгәнне өйрәнү, һәр җәһәттән камилләшү, күркәм сыйфатларыбызны максатчан арттыру хәерле.

Илаһи гыйлемне тирәнәйтүдә күпләр динебез Исламның гасырлар дәвамында хасил булган кыйммәтле хәзинәсен иңләгән, шул ук вакытта заман сынауларында чыныккан, бүгенге вәзгыятьне дөрес чалымлаган басмаларны хуп күрә. Шөкер, дини эчтәлекле китаплар да басылып тора хәзер, ислами матбага нәшерләү дә шактый җанланды. Шулар арасында эзләнүчәннәргә рухи җим булырдай, аң-акыл офыкларын киңәйтеп, гыйлем байлыгын арттырырдай басмаларның берсе, мөгаен, 2012 елдан алып Уфа шәһәренең Киров районы “Ихлас” мәхәлләсе тарафыннан гамәлгә куелган “Ихлас Шәриф” мәҗмугасы – альманахыдыр.

Аның үткән ел азагында – быелның башында дөнья күргән чираттагы яңа санының төп темасы, һәрвакыттагыча, мөселман динебез, аның кануннары, сере һәм могҗизасы мәңге ачылып бетмәс изге Коръән. Тупланмада Ислам тәгълиматының бүгенге үз җирлегебезгә таянып фәнни үсеше дә чагылдырыла, милләтебез бөекләре, зыялылары турында кинәнеп укырлык мәкаләләр бирелә, шулай ук диндәшләребезне дулкынландырган көнүзәк сорауларга җавап та табарга була.

Мәҗмуганың әлеге саны Башкортстан диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалинның фатыйха сүзе белән ачылып китә дә, арытаба төрле кызыклы язмалар, фотолар тәкъдим ителеп, биттән биткә тулылана бара.

Динебез тәгълиматында гыйльми эзләнүләрнең мисалы – “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Әлфред Дәүләтшинның ястү намазы вакытын ачыклауга багышланган мәкаләсе. Елъязмаларда, гарәп сәяхәтчесе, язучы, дин әһеле Ибн Фадлан җитәкчелегендәге Багдад илчеләре, Болгар иленә килгәч, җәйге фасылда монда төннең ифрат кыска булуына, шәфәкъ кызыллыгы югалыр-югалмас, таң сарысы сызыла башлауга шакката, ястү намазын кылырга вакытны ачыклый алмый аптырый. Әнә шул ерак еллардан башлап, хәзергәчә бу сорау Идел һәм Урал төбәкләрендә, гомумән, төньяк киңлекләрдә яшәүче мөселманнар өчен һаман игътибар үзәгендә кала. “Ихлас Шәриф”тәге мәкаләдә автор, төрле ышанычлы чыганакларга, абруйлы дин галимнәренең хезмәтләренә нигезләнеп, мәсьәләгә шактый ачыклык кертә, дәлилле сөземтәләр ясый.

Туган Башкортстаныбызда гына түгел, күрше Татарстанда, якын төбәкләрдә мөселманнар арасында Фатыйма абыстай Фаткуллина исеме күптән танылды. Ул “Ихлас” мәчетендә тәүге көннәрдән башлап дин сабаклары бирә, мәчет каршындагы Вил Казыйханов исемендәге әхлак мәктәбен җитәкли, матбугатта дөнья күргән, Исламны дәгъватләүче мәкаләләре дә яратып укыла. “Ихлас Шәриф”тәге Пәйгамбәребезгә сөюнең, аны олылауның фазыйләтен аңлаткан “Салават мәхәббәтне арттыра” дигән нәсыйхәте дә фәһемле аның.

Билгеле булуынча, Бөтендөнья татар конгресы быелгы елны Шәхесләр елы дип игълан итте. Атаклы мәгърифәтче, галим, җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдинның: “Мәшһүр кешеләрен оныткан халык – көчсез”, – дигән гыйбрәтле фекерен һәрдаим күздә тотып, “Ихлас Шәриф”тә могтәбәр затлыларыбызның шәхсиятен, кылган эш-гамәлләрен яктырткан ныкчым язмалар даими басыла.

Шулай, мәшһүр дин һәм җәмәгать эшлеклесе Зыя Камали, Зәйнулла ишан Рәсүлев, могҗизалар тудыручы Сәед Җәгъфәр ишан хәзрәтләре, шәркыят һәм Ислам галиме Равил Үтәбай-Кәрими турында тарих фәннәре кандидатлары Марсил Фархшатов, Әхәт Салиховның, сәнгать фәннәре кандидаты Идрис Газиевның, танылган журналистлар Фәрит Фаткуллин, Фәнүз Хәбибуллинның эзмә-эзлекле, күләмле мәкаләләрендә күренекле затларыбыз турында өр-яңа мәгълүматлар килтерелә. Моңача басылмаган тарихи документлар, сирәк фотолар язмаларның әһәмиятен көчәйтеп, укымлырак итә.
Бүгенгебез – иртәгәсе көнгә тарих, үрнәкле гамәлләре өчен исемнәре, бәлки, киләчәктә тарих битләрендә теркәләчәк соклангыч замандашларыбыз, безнең чор геройлары – әле арабызда. Басма битләрендә шундыйлар белән дә якыннан танышырга форсат бар.

Быел 100 яшен тутыручы аксакалыбыз, медицина фәннәре кандидаты, Бөек Ватан сугышы каһарманы, оешканнан алып, “Ихлас” мәчетенең мөтәвәллият әгъзасы Әсхәт Минһаҗетдиновның гомер юлы – үзе бер калын китаплык. “Ихлас” даирәсендә даими кайнашкан динләшләребез: “Сәлам” хәйрия фонды башкарма комитеты директоры Марина Бухвалова, эшкуар Фәварис хаҗи Максютов, Коръән-хафиз, мөгаллим Әхмәт хәзрәт Демиркапан, рәссам-хаттат Айдар Гәрәев, Ринат хәзрәт Идиятуллинның изгелекле гамәлләрен тасвирлап, үрнәкле булмышын ачкан, “Беренче урында – Аллаһ рәхмәте”, “Һәр мөселман динендә вазыйфалы”, “Заман һәм намаз”, “Матур язу – иманнандыр”, “Бәхет ул – игелек эшләүдән тәм табу” дип исемләнгән мәкаләләрнең атамалары да әлеге фидакәрь чордашларыбыз турында күбрәк белергә әйдәп тора кебек.

Һәрвакыттагыча, “Ислам Шәриф”нең нәүбәттәге санында да, бик сайлап кына, нәфис әдәбият өлгеләре урын алды. Халкыбызның тоныкланмас мәрҗәннәре – “Идегәй” һәм “Сөһәил вә Гөлдерсен” дастаннарыннан өзекләр тел байлыгы, тирән мәгънәсе белән хәйран калдырса, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь, журналист Илдус Фазлетдиновның “Дастаннарга лаек замана” мәкаләсе борынгы әдәби ядкәрьләрне тирәнрәк аңларга этәрә.

Якташыбыз, Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Рәзинә Мөхиярнең “Балаларга гакыйдә” дип аталган шигъри гөлләмәсе сабыйларга Ислам нигезләрен өйрәткәндә җыйнак әлифба сыман, катмарлы төшенчәләрне җиңел үзләштерү өчен уңайлы.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, күренекле җәмәгатьче, эшкуар, сәнгатькәр Фәнир Галимов, шагыйрь Рифат Сәлахның асыл иҗат энҗеләре ана телебезгә гашыйк күпләрнең таләпчән зәвыгына хуш килерлек.

“Сөлгеләрдә – халкым тарихы” – Татарстанның Әлмәт районы, Ризаэтдин Фәхретдинның туган авылы Кичүчаттагы мемориаль музее җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранованың милли чигү өлгеләренең серләрен өйрәнгән хезмәтеннән. Гади генә күренгән бизәк, чәчәк яки яфрак хикмәтле мәгънәгә, ул гына да түгел, тылсымлы көчкә ия икән ләбаса, әллә күпме хәбәрне җиткерә икән аның сурәтләнеше!

Мәгълум ки: “Ихлас” мәчете иман йорты, гыйбадәт урыны гына түгел, ул – фән, мәдәният, мәгърифәт, эшлекле һәм иҗтимагый бәйләнешләр мәркәзе. Башкортстан татарлары дигән үзгәлекле тупламның милләтпәрвәр затлары, туган телебез, гореф-гадәтләребез сагында торган җәмәгать оешмалары биредә эчкерсез аңлау, яклау, хуплау таба. “Ихлас Шәриф”тә дә яктыртыла мондый эшчәнлек: Башкортстан төбәк “Сәхибҗамал” оешмасы Кушнаренко районы бүлекчәсенең Җир шарындагы коры җирдә бердәнбер 55055’ координаталы ноктасында – Алмалык аланында уздырган халык бәйрәме, Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге зыялылар клубының бишьеллык эш тәҗрибәсе турында байкаулар бер тында укыла.

Шагыйрә, Уфа фән һәм технологияләр университеты доценты, педагогия фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйдуллинаның үзе оештырган проект турындагы “Җанлы сүз”нең унынчы адымы” дип аталган тәфсилле мәкаләсе халкыбызның киләчәге талантлы яшьләрдә булуына инандырып, якты өмет очкыннары уята.

Янә өстәү урынлы булыр: “Ихлас Шәриф” тулы бизәлештә, бик тә сыйфатлы полиграфик эшләнештә, калын гына – 112 биттә нәшерләнә. Алда телгә алынган, шулай ук төрле яшьтәге укучыларның дикъкатен җәлеп итәрлек башка язмалар, гомумән, басманың тулы эчтәлеге белән аны “Ихлас” мәчетеннән алып танышырга мөмкин. Зиһен зиннәте булырдай илаһи гыйлемнән тыш, анда көндәлек дини хәятта кулланырлык, яшәү рәвешен Ислами тәртипкә салырга ярдәм итәрлек мәгълүматлар бихисап.

Чыганак: Мәчет “Ихлас”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*