tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтында «Шәҗәрәм» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләгәннәр
Казан кооператив институтында «Шәҗәрәм» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләгәннәр

Казан кооператив институтында «Шәҗәрәм» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләгәннәр

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә бишенче тапкыр республика күләмендә «Шәҗәрәм» конкурсы үткәрелде. Быел ул 21 мартта – көн белән төннең тигезләшкән мәлендә, Нәүрүз бәйрәме көнне оештырылган. Бу хакта «Татар-информ»га үзәкнең җитәкчесе Флюра Абдуллина хәбәр итте.

«Нәсел тарихларыбызга караган олуг конкурсны Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе Алсу Нәбиева ачып җибәргән. Катнашучыларны тәбрикләп, үз нәсел шәҗәрәсен, әти-әнисе туган нигезе Әлки районы Иске Чаллы авылы халкының шәҗәрәсен эшләтә алуын әйткән.

«Шәҗәрә төзү – шәҗәрә агачы һәм буыннар тезмәсен барлау белән генә чикләнми. Нәсел, гаилә тарихы ул – илнең дә тарихы. Ул һәр кешенең эшенә һәм тормыш юлына, күпсанлы кардәш-ыруның бәйләнешләренә ачыклык кертә. Гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлеген, туган нигезенең үткәнен, халкының тарихын, килеп чыгышын ачыклый ала», – дип сөйләгән Алсу Нәбиева.

Флюра Абдуллина әйтүенчә, Казан шәһәре мәктәп-гимназияләре, балалар бакчаларыннан тыш, Татарстанның Әлки, Балык Бистәсе, Балтач, Мамадыш, Чүпрәле районы мәктәпләре, Киров өлкәсенең Малмыж районы Иске Йөрек авылы мәктәбеннән конкурска барлыгы 25кә якын гариза килгән.

«Казанның «Татар телендә тәрбия бирүче 67 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы»нда тәрбияләнүче, җиде яшьлек Альберт Харитонов һәркемне хәйран калдырырлык итеп сөйләде. Әнисе, тәрбиячеләре барысы да килгән иде. Алар унби буын нәсел шәҗәрәсен төзегән. Гаиләләрендә сакланучы борынгы Коръәнне дә күрсәттеләр. Казанның 175 нче гимназиясеннән Мостафа Закиров Дәрдемәнднең шигырен яңгыратты. Әнисе Татарстанның атказанган артисткасы Гөлия Хәмәтгалиева үз нәселләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты», – диде ул.

Мамадышта гомер итүче Муллахмәтовлар гаиләсе дә зур күләмдә эшләнгән шәҗәрә агачын алып килгәннәр. «Шәҗәрәм» конкурсында ел саен Әлки районы мәктәп-гимназияләре катнашып килә. Быел да районның ике мәктәбеннән, Иске Салман авылы белем учагы һәм Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары чыгышы игътибарга лаек булды. Киров өлкәсе Иске Йөрек авылы мәктәбеннән ике укучы Әмир Хәлиуллин һәм Гүзәл Сәләхиева да татар әдәби телендә сокланырлык итеп үз нәселләре турында сөйләде», – диде Флюра Абдуллина.

Ул татар шәҗәрәләрен өйрәнүдә мәшһүр дин әһелләре һәм галимнәре Шиһабетдин МәрҗаниРизаэтдин Фәхретдин традицияләрен хәзерге заманда дәвам итүче, аны фән дөньясында дөньякүләм күтәрүче, меңьеллык татар тарихын бүгенге көн белән тоташтыручы шәхесләр барлыгын әйтте.

«Шәҗәрәләр төзүче әдәбият галиме Нәҗип Исмәгыйлев төрки дөнья мәйданында танылган рәссам-хаттат бишенче тапкыр жюри рәисе булып катнашты. Шулай ук, тарихчы-галим Марсель Әхмәтҗановның шәкерте, филология фәннәре кандидаты Гөлнара Зәйниева эшләрне бәяләп, урыннар билгеләделәр. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Һәрбер катнашучыга шәхесләр портретлары сурәтләнгән блокнотлар бүләк иттек», – диде Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

  • «Шәҗәрә» республикакүләм бәйгесе ел саен Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырыла.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*