tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйдә район ифтары узды
Зәйдә район ифтары узды

Зәйдә район ифтары узды

22 мартта Зәй муниципаль районы мөселманнары инде традициягә әверелгән район ифтарында җыелдылар, ул ун ел рәттән район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов инициативасы белән үткәрелә. Рамазан ае-гөнаһлардан пакьләнү ае санала.

Чара районның имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллинның изге Коръән аятьләрен һәм коллектив дуаны укуыннан башланды. Район башлыгы Разиф Кәримов мөселманнарга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, шулай ук чарада катнашучыларны райондагы хәлләр белән таныштырды, зәйлеләргә гуманитар ярдәм җыюда катнашулары, авыр минутларда берләшә белүләре өчен рәхмәт белдерде.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин Рамазан аеның өстенлекләре турында вәгазь сөйләде, шулай ук ул зәйлеләрне игелек һәм гыйбадәт кылуга чакырды. Район ифтары 150 кешене берләштерде, алар бергәләп кичке намазны укыдылар. Чара ахырында барлык кунакларны ифтар өстәлләре көтә иде.

Чыганак: zainsk.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*