tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту – авыл җирлеге башлыгының төп вазифасы ул
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту – авыл җирлеге башлыгының төп вазифасы ул

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту – авыл җирлеге башлыгының төп вазифасы ул

Районыбызда инде елдан артык утын кисү өмәләре оештырыла. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның гаиләләренә утын әзерләү өмәсенә авыл җирлеге башлыклары да кушылды.

Утын кисү өмәсендә: Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту - авыл җирлеге башлыгының төп вазыйфасы ул

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә утын әзерләүгә районыбызның барлык оешма-предприятиеләре җәлеп ителде.

Хезмәт коллективларындагы кулында көч бар һәммә ир-егет үзләренең эш кораллары- бензин пычкылары белән каты көнкүреш кадыклары полигонына кайтарылган агачларны кисүдә үз өлешен кертте.

Әлеге утын түмәрләрен шунда ук махсус техникалар белән йөк машиналарына төяп неонацизм белән көрәшүче егетләрнең гаиләләренә илтәләр.

Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев әйтүенә караганда, быел 100дән артык гаилә утын белән тәэмин ителде. Хакимияткә ярдәм сорап гариза язган 12 гаиләгә дә тиздән экологик чиста ягулык кайтарылачак. 

– Язгы пычраклар башланганчы бу эшне төгәлләргә уйлыйбыз. Бүген авыл башлыклары белән бу изге эшкә җыйналдык. Куелган максатка тиз арада ирешербез дип уйлыйм,- диде Илшат Илфат улы. 

Бер генә авыл җирлеге башлыгы да өмәдән читтә калмаган, чөнки җирлек башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән иң тыгыз элемтәдәге җитәкче. Ул аларның көнкүрешен яхшы белә, проблемалары белән дә таныш. Чуракай авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйдәров җирлектән ике авылдашлары- Илфак Камалов, Хавил Ханнановларның махсус хәрби операциядә катнашуларын, аларның гаиләләренә кулдан килгәнчә ярдәм итеп торуларын белдерде. Бүгенге өмәгә дә изге теләкләр белән килгән.

Реклама

Ир-егетләр генә түгел, хатын-кыз җитәкчеләр дә өмәгә үз көчләрен кертә. Утын кисүчеләрнең ял вакытына туры китереп кайнар чәй һәм кайнар коймаклар белән сыйларга килгәннәр.

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту – авыл җирлеге башлыгының төп вазыйфасы ул хәзер. Уразай җирлегеннән 6 егетебез махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның гаиләләрен утын белән тәэмин иттек. Утынны “Нур” хуҗалыгы техникалары белән кайтарттык. Бүгенге өмәгә дә җитәкчеләргә ярдәм итәргә теләп килдек,- ди Уразай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрданова.

Чыганак aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*