tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсенең Кызыл Алан бистәсендә авыз ачу мәҗлесләренең чираттагысы узды
Киров өлкәсенең Кызыл Алан бистәсендә авыз ачу мәҗлесләренең чираттагысы узды

Киров өлкәсенең Кызыл Алан бистәсендә авыз ачу мәҗлесләренең чираттагысы узды

21 мартта Кызыл Алан бистәсенең “Балкыш” мәчетендә йөздән артык дин кардәшебезне бергә җыйнаган авыз ачу мәҗлесләренең чираттагысы узды. Ифтарда Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарате рәисе Нияз хәзрәт Кашапов катнашты.

“Балкыш”та ифтарларны төбәктә беренчеләрдән булып уздыра башлаганнар. Мәчетнең имамы Габделәхәт хәзрәт Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, гыйбадәтханә инде менә 25 еллап ураза тотучыларны авыз ачу мәҗлесләренә җыя. Биредә Рамазан аеның һәр киче саен мәчет гөрләп тора.

“Берничә гаилә бергә берләшеп, билгеләнгән көнне табын әзерли. Әле Рамазан ае башланганчы ук уразаның бөтен көннәрен дә тәгаенләп бетерәләр. Шулай итеп, мәчетебезгә көн дә вәгазь тыңлап, авыз ачарга, ифтар кылырга, тәравих намазлары укырга йөзләгән кардәшебез җыела”, – дип уртаклашты мәчетнең мөгаллимәсе Альбина ханым Шәрәфетдинова.

Пәйгамбәребез сәләллаһу галәйһи үә сәлләм ифтар кылдыручылар хакында искә алып, болай диде: “Кем ураза тотучыны ашатса, аңа шушы ураза тотучыга язылган кадәр савап язылыр, ә ураза тотучының савабы моның белән һич кимемәс”.
Аллаһ Тәгалә ураза тотучы һәм ифтар кылдыручы кардәшләребезгә вәгъдә иткән әҗерләрен насыйп кылсын.

Чыганак: Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарате

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*