tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Яз гүзәле-2024” билгеләнде
Казанда “Яз гүзәле-2024” билгеләнде

Казанда “Яз гүзәле-2024” билгеләнде

“Пирамида” концертлар залында «Яз гүзәле-2024»не ачыкладылар. Проект инде унбишенче тапкыр үткәрелә. Быел финалга бөтен Идел буе федераль округыннан 30 кыз чыкты. Бу шактый зур сан. «Яз гүзәле-2024» үз эченә читтән торып сайлап алуны, килеп катнашу этабын һәм финалны ала. Катнашучылар арасында Казан, Уфа, Чаллы, хәтта Әстерхан, Пермь, Самара, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Саранск студентлары да бар иде.

Беренче тапкыр «Яз гүзәле» 2009 елда Казан дәүләт энергетика университеты белән оештырылган. Шушы озак еллар эчендә күпме татар кызы үзенең уңганлыгын, милли җанлы булуын һәм тырышлыгын раслап өлгергән.

Сайлап алу турын узу өчен кызларга үзләре белән таныштыру җибәрергә һәм татар мәдәниятен белүләрен күрсәтергә кирәк иде. Финалда гүзәл кызлар сәхнәдән иҗади номерларын тәкъдим итте.

«Минем өчен бу илһам, матурлык һәм мәхәббәт турындагы бәйге. Җиңү яулау өчен барлык өлкәләрдә дә көчле булырга кирәк. Барлык сынауларны да җанымны биреп үтәргә тырыштым. Бу көндәшләрем арасында аерылып торырга ярдәм итте», – дип ассызыклады узган елгы «Яз гүзәле» Сөмбел Гәзизова.

Быелгы бәйгенең җиңүчесе итеп Самара өлкәсеннән Фәрзәнә Мәхмүтова танылды. Узган елгы «Яз гүзәле» Сөмбел Гәзизова аңа калфак белән хәситә кигерде. Фәрзәнә –  Самара дәүләт педагогия университеты студенты, өстәвенә, ул Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе һәм Татар яшьләре көннәре лидеры да булып тора.

«Башка шәһәрдән булсам да, минем өчен җан аткан барлык тамашачыларга, дусларыма рәхмәт. Самарадан килеп, Казаннан катнашучылар белән ярышта җиңү – минем өчен зур горурлык һәм көтелмәгән хәл. Сез Казанда үзегезне иркен хис итәсез, ә без төбәкләрдә татарларның аз булуын тоябыз. Мәдәниятегезне, тамырларыгызны онытмагыз, татарлар булып калыгыз», – диде «Яз гүзәле» сәхнәдән.

Чыганак: yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*