tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев ифтар ашы уздырды
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев ифтар ашы уздырды

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев ифтар ашы уздырды

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Фоат Вәлиев һәр елны районда берничә авылда ифтарлар үткәреп килә.

Быелгы рамазан аенда аның исеменнән тәүге авыз ачтыру Чуаш Кичүе авылында булды.

Биредә мәктәп ашһанәсендә озын-озын өстәлләр куеп ике яклап табыннар хәзерләнгән иде. Бер якта ир-атлар урын алган. Алар арасында Чуаш Кичүеннән тыш Әхмәт, Иске Әнҗерә авыллары халкы да чакырулы иде. Икече якта хатын-кызларга урыннар хәзерләнгән.
Чуаш Кичүе имамы Зөфәр хәзрәт Гатин изге рамазан ае турында вәгаз сөйрәде, Коръәннән сүрәләр укыды.

Кунакларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде. Ул якташыбыз Фоат Вәлиевка бүгенге ифтарны оештырганы  өчен барлык кунаклар исеменән рәхмәтләр җиткерде.
Мәҗлестә Фоат Вәлиев сүз алып:

– Бик тынгысыз чорда яшибез. Росссия байлыгына кызыгучы илләр барысы  да безгә каршы күтәрелде. Егетләребез безнең иминлекне саклап яуда батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Тизрәк сугышлар бетеп алар исән – имин  туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде,-диде Фоат Вәлиевич.Ул сүзен дәвам итеп:

-Әле генә Чуаш Кичүе авылы урамнарын әйләндем. Бик матур йортлар җиткереп, әйбәт кенә яшәп ятасыз икән. Авылларда республика программалары буенча мәктәпләр,балалар бакчалары, клублар сәламәтлек саклау учреж дениеләре төзелә, ремонтлана. Яңарак кына халкыбыз, бик активлык күрсәтеп илебез Президенты сайлауларында катнашты. Тормышларыбыз киләчәктә дә алга барыр. Бүгенге ифтарга килгәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт, исән-сау булыгыз,-дип теләкләрен җиткерде Фоат Вәлиев.

Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова, хезмәт ветераны Румия Сөнгатуллина бар халыкка да рамазан аенда күбрәк игелекле гамәлләр кылып, тоткан уразаларның савабын күреп яшәргә язсын дигән теләкләрен ирештерделәр.
Зөфәр хәзрәт азан әйтте. Авыз ачкач, намазлар укылды. Аннан  бар кунаклар Фоат Вәлиев исеменнән хәзерләнгән мул табынн артына чакырылдылар.

Чыганак: alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*