tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөлфәт Арсланов: «Халкым белән горурланам»
Зөлфәт Арсланов: «Халкым белән горурланам»

Зөлфәт Арсланов: «Халкым белән горурланам»

Үткәннәргә кайтып

1989 елның август аенда Ижау­да узган татарлар җыенында кабул ителгән карар буенча Республикада Татар иҗтимагый үзәге барлыкка килә, ул 1991 елда рәсми төстә теркәлә. ТИҮнең бүлекләре Удмуртиянең 12 шәhәр-районында, шул исәптән Сарапулда да оештырыла. Бүлек рәисе итеп Нәҗип Камалов сайлана. Алар Рәфис Галимов белән иңгә-иң куешып, татарларны җыю, татар телен өйрәнүне оештыру, гореф-гадәтләрне hәм йолаларны саклап калу юнәлешләрендә актив эш башлыйлар. Камалов Нәҗипнең рәислеге чорында (1990-1997 нче еллар) милләтне саклау, татарларны берләштерү буенча бихисап изге гамәлләр башкарыла.

Сарапулда бер үк вакытта диярлек “Танып” (җитәкчесе Радик Кәримов) hәм “Таң” җыр ансамбльләре (җитәкчесе Кадыйрова Әлфия) эшли башлый; җирле радиода татарча тапшыру барлыкка килә (алып баручысы Резидә Ахиярова, соңрак Вәҗиhә Заhидуллина дәвам итә); җирле теле­видениедә татарча тапшыру барлыкка килә (алып баручысы Насыйрова Флүзә); татар телен, җырларын hәм биюләрен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе ачыла (укытучылар — Флария Вәгыйзова, Рәхилә Галина, Асия Әхмәдиева, Радик Кәримов); 25 нче мәктәптә (директор Гөлсинә Садыйкова), 21 нче мәктәптә (директор Л.С. Русинова) татар телен факультатив дәресләрдә укыту башлана. Сарапулда региональ, республикакүләм бәйгеләр, конференцияләр, балалар hәм өлкәннәр өчен күпсанлы мәдәни чаралар уза.

1991 елда «Сокол» стадионында беренче Сабантуй була, алдагы елларда бу бәйрәм Акшабариха елгасының сул ярында үткәрелә. 1995 елда 25 нче мәктәптә балалар Сабан туе үткәрелә башлый. Мәдәниятне, сәнгатьне, телебезне үстерү буенча мондый эшләрне әле тагын бик күп санап китәргә мөмкин. 1997-1998 нче елларда рәислек вазифасын Роберт Рыбаков башкара. 1998 елда Сарапулда ТИҮ президиумының күчмә утырышы үткәрелә.

1999-2001 нче елларда иҗ­ти­магый үзәкне Вәҗиһә Заhидулли­на җи­тәкли. Әдәби түгәрәк, “Тургай” ансамбле эшли. Аннан соң рәислек вазифасын Илгиз Мансуров алып бара. Ул ай саен идарә әгъзаларын җыеп, эшләгән эшләрне анализлый, алдагысын планлаштыра. Шулай итеп, күп кенә югалган чаралар яңадан уздырыла башлый. Иң әhәмиятлесе – татар сыйныфлары ачыла.

2002 елда рәислек вазифасына моңа кадәр дә милли тормышта актив катнашып килгән Фаил Исламгалиев алына. 18 ел дәвамында идарә иткән вакытта Фаил Ислам­галиевның иң зур эшләренең берсе — Сабантуй бәйрәмен югары дәрә­җә­дә үткәрүгә ирешү.

2017 елда Татар иҗтимагый үзәге белән милли-мәдәни автономия берләшеп, Сарапулда бердәнбер татар оешмасы – автономия калды. Соңгы елларның тагын бер зур казанышы булып, Татар мәдәнияте үзәген ачу тора. Ул милли тормышка яңа сулыш өрде, татарларны бергә җыю өчен шартлар тудырды. 2020 елдан Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең Сарапул бүлекчәсен Зөлфәт Арсланов җитәкли. Бу вазифа йөкләнгәнче үк, Зөлфәт Кәшбразый улы үзен милли җанлы, тынгысыз шәхес буларак бөтен республикага таныткан иде инде. 1000нән артык экспонат тупланган “Барс” музей киңлеген ачу да аның теләге иде. Һәм ул үз максатына иреште. Музейдан халыкның өзелгәне юк. Балалар өчен төрле кызыклы дәресләр уздырыла. Бүген Сарапул татарлары аңа зур өметләр баглый hәм уңышлар тели.

Мәдәни тормыш

Мәдәни тормыш hәрчак милли хәрәкәтнең үзәгендә булды. 90 нчы елларның башында ук эшләп киткән “Таң” hәм “Танып” вокаль ансамбльләре кыска гына вакыт эчендә үз чыгышлары белән респуб­ликада тамашачылар ихтирамын яуладылар. 1996 елда республикакүләм татар җырларын башкаручылар бәй­гесе дә Сарапулда узды. Соңрак Радик Кәримов аерым җырчылар белән шөгыльләнде. Аның эшен 1998 елда музыка сәнгать мәктәбендә эшләүче Ильвира Сәлимҗанова дәвам итте. Ильвира Фәнәви кызы “Яшьлек” җыр ансамблен оеш­тырып, барлык милли чараларның бизәге булдылар. Төрле бәйгеләрдә актив катнаштылар, Самарада узган “Түгә­рәк уен” фестивалендә дипломант исемен яулап кайттылар. 2014 елдан ансамбльнең җитәкче булып Эльвира Каерова, соңрак Зарина Вакилова эшләделәр. Соңгы унъеллыкта үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән уздырылучы “Халкым белән горурланам” концертын оештыру гадәткә керде.

Ә шәһәребездә Татар мәдәнияте үзәге ачылу белән Мәүлидә Фәйрузова җитәкчелегендә “Мирас” татар җыры ансамбле оешты.

Белем бирү hәм милли тәрбия

Милли күтәрелеш башында «ЗИО» мә­дә­ният сараеның бер бүлмәсендә балалар белән башланган түгәрәк әкренләп мәктәп кысаларына да үтеп керде. Башта 25, 21 нче мәктәпләрдә факультатив, соңрак 21 нче, 2 нче мәктәпләрдә сыйныф буларак та ачыл­ды. Бу эшкә төрле елларда укытучылар: Ф. Вәгыйзова, М. Фәйрузова, Э. Каерова, Р. Саттарова, Г. Садыйкова, С. Вәлиева hәм башкалар үз өлешләрен керттеләр. Хәзерге вакытта да балалар төрле чаралар аша татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышып торалар. Татар мәдәнияте үзәгендә якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнәләр. 2019 елда Мәүлидә Илгиз кызы җитәк­челегендә 21 нче hәм башка мәктәп­ләрдә укучы балалар Ижауда узган “Туган телем – иркә гөлем” региональ бәйгедә катнашып, җыр, бию, сәхнә күренешләре буенча бихисап призлы урыннар алдылар. Шул ук елны М. Фәйрузова “Чулман” бию төркемен оештырып, хореограф Илназ Садыйков белән берлектә “Казан сөлгесе” Бөтендөнья халык иҗаты фестивалендә катнашып II, 2020 елда III премия лауреаты булдылар. Шулай ук 2019 елда республикакүләм “Татар гаиләсе” бәйгесендә дүрт балалары да 21 нче мәктәптә белем алучы Артур hәм Эльвира Лотфуллиннар гаиләсе җиңеп чыкты. Әнә шундый уңган, булган татар балалары, яшьләр бар бездә.

Милли тормышта гына түгел, спорт өлкәсендә дә зур уңышлар яулаучылар күп шәһәребездә. Дөнья­күләм бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаган яшьләр — Ринат Галимов, Фәрит Ганиев. Соңгы елларда билбау белән көрәш буенча зур уңышлар яулаучы Россиянең бронза призеры, пауэрлифтинг буенча спорт мастеры, күп тапкырлар Сабантуй батыры Илдар Гыйльфанов, аннан калышмыйча, шул ук спорт төрләрендә чыгыш ясап, җиңү яулаучылар абыйлы-энеле Тимур hәм Ринат Кәримовлар, кул көрәше hәм башка төрле ярышларда да актив катнашучы, шулай ук абыйлы-энеле Руслан (спорт мастеры) hәм Рөстәм Нәбиевләр, Айрат Садыйков Сабантуйларыбызның йөзек кашлары булып торалар. Айдар Исламгалиев кечкенә булса да, бихисап ярышларда катнашып, җиңү яулады. Алар шәhәребездә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы булып та торалар.

Әнә шулай, еллар уза, алмашка яшьләр килә, милли активистлар да алышынып тора. Алай да арабыз­да милли хәрәкәтнең башыннан ук йөрүчеләр дә бар: Мәүлидә Фәйрузова, Светлана Борhанова, Асия Әхмәдиева. Хәрәкәткә соңрак кушылган активистлар арасында Фәнил Шәйхетдинов, Рифкат Шакиров, Рөстәм Сөләйманов, Илһам Фәррахов. Үзәкнең рәисләрен алсак, аларның гаиләләре дә милли эшкә үзләренең өлешләрен кертәләр. Бер эш тә иганәчеләрдән башка эшләнми: Шамил Акмалетдинов, Зөлфәт Арсланов, Рифкат Шакиров, Фәнил Арсланов, Фәндәлис Канделов, Мирас Арсланов һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Татарларны берләштереп торучы “Яңарыш” гәзетасына да бик зур рәхмәт! Бердәм һәм бергә булып яшик.

Мәүлидә Фәйрузова, Сарапул шәһәре

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*