tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Соңгы буын көмешчесен искә алу
Соңгы буын көмешчесен искә алу

Соңгы буын көмешчесен искә алу

Һәр төбәкнең тирә-якта дан тоткан, шөһрәт казанган һөнәр осталары була. Тенеки авылы да үзенең көмешчеләре белән илебезнең ерак өлкәләрендә дан яулаган. Алар кулы белән эшләнгән бизәнү әйберләре элек –электән һәркемне сокландырган һәм аларга һәркайда сорау булган. Кичә Саба туган якны өйрәнү музеена “районыбызның күренекле шәхесләре” проекты кысаларында шушы гүзәллекне тудырган осталарның берсе Хәбибрахман Ганиевның кызы Нуриева Миннегөл апаны “Туган якны өйрәнүчеләр” клубына кунакка чакырдык. Очрашуда Миннегөл ханым әтисенең күп вакыт түземлек сорый торган эш белән яшьтән үк шөгыльләнә башлавын һәм еллар үткән саен камилләштерүен, бик осталар башкара ала торган кара алтынлау һөнәрен дә үзләштерүен бәйнә-бәйнә итеп сөйләде.

Әтисенең абыйсы патша армиясендә 25 ел хезмәт итеп үзенә бер һөнәр көмешчелекне өйрәнеп кайта. Ул вакытта көмешчеләр күп булсада да , авылда беләзек алкаларга кара алтын йөгертүче Габдулла гына була. Бу эш Хәбибрахман бабайны да бик кызыктыра, хәтта ияреп 10-15 яшендә Уфага чыгып 6ай йөреп көмешче данын ала. Сугыш вакытында Воронеж өлкәсендә аягын өздергәч тә, тимерчелектә 25 ел эшли. Көмешчелек һөнәрен дә ташламый. Аны ышанычлы кеше булганы өчен дә нык хөрмәт иткәннәр. Көмеш беләзек, алка, йөзеккә кара алтын белән ясау үзе бер сәнгать.-Эретелгән жиз, кургаш, күкерт катнашмасыннан ясауның да барлык нечкәлекләрен белергә кирәк. Ә рәсемнәрне күңеленнән ясаган көмешче. Үзе генә белгән тамгасы да шул бизәккә яшерелгән булган.

Бәлче дип исемләнгән эш коралын Миннегөл ханым музейга бүләк итте, шулай ук аның белән эшләү үрнәкләре турында да сөйләп үтте. Беләзек, йөзекләр ясарга әтисенә булышуы турында да әйтте. Шулай ук, тарихчы Илдар Сафин төшергән видео язмаларны карап, шәхсән Хәбибрахман бабай үзе һәм тормыш иптәше белән берлектә сөйләгәннәрне тыңлап, көмешче һөнәренең тырыш хезмәт, нык сабырлык тәлап ителгән икәнлегенә тагын бер кат төшендек. Кызганыч, Хәбибрахман бабайның эшен дәвам итүчеләр калмады. Үзебезнең якка гына хас булган һөнәр ияләрен киләчәк буынга түкми-чәчми барлап җиткерү безнең бурыч!

Саба туган якны өйрәнү хезмәткәре

Илсөя Билалова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*