tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үткән гомерне уйлатадыр…
Үткән гомерне уйлатадыр…

Үткән гомерне уйлатадыр…

26 мартта Камышлы татар халык театрының 100 еллык юбилей тантанасы уздырылды.
Бер гасыр. Үзешчән сәнгать театры өчен бу шактый озын гомер. Камышлы татар халык театры узган юл озын, данлы, мактаулы һәм гыйбрәтле. Бәйрәм кичәсе “Нур” информация үзәге җитәкчесе Рөстәм Бәдретдинов видеоязмаларын күрсәтү белән башланып китте. Видео¬язманы караган театр ветераннары хатирәләрен яңарттылар, ә хәзерге буын артистлары театр аларның тормышында нинди роль уйнавы турында сөйләп үттеләр.
…Театр көлдерәдер, уйнатадыр, үткән гомерләрне уйлатадыр, дигән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай. Әйе, дөрестән дә, үткәнен хәтерләмәгәннең киләчәге булмый. Ә Камышлы авылының үзешчән театры, буыннар тәҗрибәсенә таянып, үз халкына, үз милләтенә хезмәт итүне бүген дә дәвам итә. Илебез тормышында, сәясәттә нинди генә борылышлар булса да, туган телебезгә тугры калып, милли гореф-гадәтләребезне, моңнарыбызны армый-талмый пропогандалап килә. Камышлы халкы да театр сәнгатен яратып, һәр сәхнә әсәрен көтеп алып, рәхәтләнеп карап, артистларны кайнар алкышларга күмеп, чәчәк гөләмәләре бүләк итеп яши.
Тантанага театрга гашыйк тамашачылар, сәхнә ветераннары, аларның балалары һәм онык-оныкчыклары җыелып килгән иде. Кичә район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның котлавы белән башланып китте.
– Камышлы халык театры узган юл – данлы һәм мактаулы. Театр – татарның йөрәгендә, канында, күңел түрендә. Без үзебезнең театрны бик яратабыз, һәрбер яңа әсәрне көтеп алабыз, яратып карыйбыз, – диде ул. Рафаэль Камилович театр ветераннарына, артистларга һәм режиссерларга сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар, тамашачыларының чиксез мәхәббәтен һәм кайнар алкышларын теләп, сәнгать осталарына – Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр, чәчәкләр, ә театрга 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Шулай ук Камышлы районы администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе Резеда Төхбәтшина, җирле үзидарә башлыгы Фәһим Миневәлиев, “Туган як” иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре Раилә Сафина һәм Рөстәм Хисмәтов та театр коллективына, ветераннарга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, Мактаунамәләр, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Рәйсә Төхбәтшина

“Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*