16-17 декабрьдә Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә билбаулы көрәш буенча дөнья кубогына ярышлар булып үтте, 15 илдән килгән йөздән артык тәҗрибәле көрәшче келәмгә чыкты һәм дәрәҗәле җиңү өчен бил алышты.
Түбән Новгород өлкәсен һәм Ирфан Шаипов җитәкләгән туган төбәгебезнең милли көрәш федерациясен ирекле стильдә сәләтле ике көрәшчебез – Дамир Юсыпов (Т.Новгород-Ишавыл) белән Ришат Сабитов (Сафаҗай) яклады һәм икесе дә яхшы нәтиҗәләргә иреште: Дамир Рамил улы 90 кг авырлыкта чемпион исемен яулады, ә Ришат Рөстәм улы шул ук категориядә өченче булды.
Дөнья кубогы ярышларында алтын һәм бакыр медаль яулаган көрәшчеләребезне, аларның тренерларын һәм дә Түбән Новгород өлкәсе милли көрәш федерациясе президенты Ирфан Таһир улын ихлас күңелемнән шушы уртак спортчан казанышыбыз белән котлыйм! Әлеге сәләтле егетләребезнең бу җиңүләре милли көрәшебезгә яшьләрне җәлеп итүдә һәм дә Нижгар татар көрәшен пропагандалауда бер этәргеч булып торыр, дип ышанам һәм юл уңаеннан барча якташларымны Яңа ел белән котлыйм!
Рушан РАМАЗАНОВ,
Бөтенроссия билбаулы көрәш федерациясе президенты.
Мәскәү-Суыксу.