tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов – дәүләт бүләкләре лауреатларына: Сез республикабыз үсешенә зур өлеш кертәсез
Рөстәм Миңнеханов – дәүләт бүләкләре лауреатларына: Сез республикабыз үсешенә зур өлеш кертәсез

Рөстәм Миңнеханов – дәүләт бүләкләре лауреатларына: Сез республикабыз үсешенә зур өлеш кертәсез

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 53 татарстанлы дәүләт бүләкләре лауреаты булды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россия Федерациясенең таяныч төбәге. Республика колачлы инвестицион, социаль-икътисадый һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыра. “Агымдагы шартларда без төп икътисадый күрсәткечләрнең үсешен тәэмин итә алдык. Һәрьяклап ярдәм иткәне өчен без Президент Владимир Владимирович Путинга һәм ил Хөкүмәтенә рәхмәтлебез. Әлбәттә, республикабыз үсешенә әлеге залда булган һәрберегез зур өлеш кертә», – диде ТР Рәисе.

Ул ассызыклаганча, бүген илгә моңарчы күрелмәгән басым шартларында иң амбициоз проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә: «Ышанып әйтергә мөмкин – тышкы чакырулар һәм янаулар безне берләштерде генә. Без илебезне һәм аның киләчәген батырларча һәм каһарманнарча яклаучы татарстанлылар белән горурланабыз. Бүген безнең белән бу залда махсус хәрби операциядә катнашучылар бар. Без шулай ук илнең технологик суверенитетын һәм оборона потенциалын тәэмин итүгә зур өлеш кертүче республика предприятиеләре хезмәткәрләрен, МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм оештыруда актив катнашкан оешма җитәкчеләрен хөрмәтлибез».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиядә Педагог һәм остаз елы ахырында республиканың гомуми белем оешмалары һәм югары уку йортлары вәкилләре югары бүләкләр белән билгеләнде. “Укыту хезмәтенең кыйммәте чиксез. Үсеп килүче буынны тәрбияләп һәм укытып, нәкъ менә педагоглар илебезнең киләчәген кора», – дип белдерде республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераннарына, заводчыларга, нефтьчеләргә, төзүчеләргә, медикларга, авыл хуҗалыгы, банк өлкәсе хезмәткәрләренә, дин вәкилләренә тирән рәхмәт белдерде: «Сезнең һәркайсыгыз үз хезмәте һәм таланты белән олы хөрмәткә лаек».

Киләсе ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул ук вакытта республикада ул Фәнни-технологик үсеш елы билгесе астында узачак. “Безнең алда яңа колачлы бурычлар тора: эре халыкара чаралар узачак, мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгалар һәм, иң элек, Россия Президентын сайлаулар узачак. Татарстанлылар ил файдасына дөрес сайлау ясарлар, дип ышанам. Һәм уртак тырышлыгыбыз белән без иң югары нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз”, – дип өстәде Татарстан Рәисе.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*