tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Яхшыйда төзекләндерүдән соң авыл клубы ачылды
Түбән Яхшыйда төзекләндерүдән соң авыл клубы ачылды

Түбән Яхшыйда төзекләндерүдән соң авыл клубы ачылды

Актаныш районы Түбән Яхшый авылында төзекләндерүдән соң авыл клубы ачылды. Мәдәният үзәген тантаналы ачуда район башлыгы Ленар Зарипов катнашты.

Күптәннән ташландык хәлгә килеп җиткән клубны шушы авылда туып-үскән Ильяс Мирзаяновның финанс ярдәме белән төзекләндерелә. Шулай ук башка авылдашлар да читтә калмый, һәркем кулыннан килгәнчә мәдәният учагын яңадан сафка бастыруда тырышлык куя.

Бүген күмәк көч белән төзекләндерелгән бина тантаналы төстә ачылды. Клуб авылдашларга күңелләрен ачу, яңа хезмәт уңышларына дәртләндерү, бергәләп аралашу урыны булып торсын иде, ишекләре һәрвакыт ачык булсын!

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*