tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Питрәч мөхтәсибәтенең Беренче Май бистәсендә яңа мәчет ачылды
Питрәч мөхтәсибәтенең Беренче Май бистәсендә яңа мәчет ачылды

Питрәч мөхтәсибәтенең Беренче Май бистәсендә яңа мәчет ачылды

Җөмәдәл-ахыр аеның 9нчы көнендә (22нче декабрьдә), Питрәч районы Беренче Май бистәсендә “Резеда” мәчете ачылды.

Әлеге рәсми ачылыш тантанасында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Питрәч районы имам-мөхтәсибе Габбас хәзрәт Шляпошников, эшмәкәрләр, мәхәллә халкы, чакырылган кунаклар катнашты.

Яңа мәчет Питрәч мөхтәсибәте Беренче Май бистәсендә иң матур һәм уңайлы урынында, Үзәк урам, 19А йорт адресы буенча урнашкан. Әлеге җирлектә мәхәллә оештырып, мәчет булдыру артыннан башлап йөрүче шәхесләрнең берсе – авыл аксакалы Илсур Миңневәли улы Аманов була. Мәчет төзелешенә үзеннән зур өлешне Миңнегаян Самат кызы Сәйфетдинова кертә: кызы Резеда вафат булгач, квартирасы барыбер буш тора дип, аны сатып акчасын мәчет төзелешенә бирә. Хөрмәт йөзеннән авыл халкы мәчеткә “Резеда” мәчете дип исем бирә. Мәчет кыска вакыт аралыгында – нибары бер ел эчендә төзелә, быел 28нче апрельдә ай куела.

Җыелган халыкны сәламләп, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән тантанада катнашучыларга нәсыйхәт сүзләрен аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров ирештерде, ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мәчетләрнең зур вазифа башкаруын билгеләп, мәчет салуның фазыйләтләрен искә төшереп узды. Аннары Равил хәзрәт мәчет төзелешендә актив катнашып, үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Рәсми ачылыштан соң, барлык җыелган халык яңа мәчеткә узды, Равил хәзрәт җомга намазын алып барды. Намаздан соң яңа мәчеттә Питрәч мөхтәсибәте имамнары җыелышы үткәрелде.

Мәчет кирпечтән салынган, ике катлы, беренче катта – ир-атлар һәм икенче катта хатын-кызлар өчен намаз уку залы бар. Бүгенге көндә барлык төзелеш эшләре төгәлләнгән, су, газ һәм электр кертелгән. Мәчет үз эченә 200 кешене сыйдыра, гомуми мәйданы – 235,8 квадрат метр. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханәләр, җылы су бар һәм намаз залына, бүлмәләргә җылы идән җәелгән. Киләчәктә ашханә, балалар мәйданчыгы булдыру, уку-укыту эшләрен башлап җибәрү ниятләнә.

Мәчеткә имам-хатыйб итеп Илшат хәзрәт Сәлахов билгеләнде.

Бүгенге көндә Питрәч мөхтәсибәтендә барлыгы 24 мәчет эшли.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*