tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зур ярышта – зур җиңү
Зур ярышта – зур җиңү

Зур ярышта – зур җиңү

16-17 декабрьдә Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә билбаулы көрәш буенча дөнья кубогына ярышлар булып үтте, 15 илдән килгән йөздән артык тәҗрибәле көрәшче келәмгә чыкты һәм дәрәҗәле җиңү өчен бил алышты.

  Түбән Новгород өлкәсен һәм Ирфан Шаипов җитәкләгән туган төбәгебезнең милли көрәш федерациясен ирекле стильдә сәләтле ике көрәшчебез – Да­мир Юсыпов (Т.Новгород-Ишавыл) белән Ришат Сабитов (Сафаҗай) яклады һәм икесе дә яхшы нәтиҗәләргә иреште: Да­мир Рамил улы 90 кг авырлыкта чемпион исемен яулады, ә Ришат Рөстәм улы шул ук категориядә өченче булды.

Дөнья кубогы ярышларында алтын һәм бакыр медаль яулаган көрәшчеләребезне, аларның тренерларын һәм дә Түбән Нов­город өлкәсе милли көрәш федерациясе президенты Ирфан Таһир улын ихлас күңелемнән шушы уртак спортчан каза­нышыбыз белән котлыйм! Әлеге сәләтле егетләребезнең бу җиңүләре милли көрәшебезгә яшьләрне җәлеп итүдә һәм дә Нижгар татар көрәшен пропагандалау­да бер этәргеч булып торыр, дип ышанам һәм юл уңаеннан барча якташларымны Яңа ел белән котлыйм!

Рушан РАМАЗАНОВ,

Бөтенроссия билбаулы көрәш феде­рациясе президенты.

Мәскәү-Суыксу.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*