tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апанай мәдрәсәсендә «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды
Апанай мәдрәсәсендә «Иман» мәдәният-мәгърифәт  үзәгенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды

Апанай мәдрәсәсендә «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды

Бүген Апанай мәдрәсәсендә Татарстан Республикасы «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең эшчәнлегенә багышланган чара үткәрелде. Бу чарада Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында эшләнгән эш нәтиҗәләре күрсәтелде. Шулай ук танылган татар дин галиме, тарихчы, табиб Таҗетдин хәзрәт Ялчыгол (1768-1838) турындагы документаль фильмның презентациясе булды.

Бу чарада баш мөхтәсиб Рөстәм Вәлиуллин, ТР рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе  Рәүф Хәсәнов, Апанай мәдрәсәсе укытучылары, шәкертләр һ. б. катнашты.

Бу чара кысаларында Апанай мәдрәсәсенең шәкерте Нурутдинов Җәлилгә Коръәнне тулысынча ятлап бетергән өчен шәһадәтнамә бирелде. Мәдрәсә мөгаллимнәренә рәхмәт хатлары, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату кагыйдәләрен өйрәнгән шәкертләргә сертификатлар бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*