tatruen

Архив за день: 09.06.2015

Оренбург өлкәсендә Сабан туе гөрләде

Татар кайда гына төпләнеп яшәмәсен, үз гореф-гадәтләрен, йолаларын үтәргә омтыла. Милли брендыбыз булган Сабан туе бәйрәмен генә алыйк. Җир шарыны нинди генә почмагында татар бәйрәме уздырылмый хәзер. Чит өлкәләрдә узганы тагын да шәбрәк, оешканрак, миллирәк һәм күңеллерәк була икән әле.

Дәвам »

ВЕТЕРАННАРГА ТАТАРСТАН БҮЛӘГЕ

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алганда Татарстан Республикасы президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россиянең чит төбәкләрендә яшәүче татар сугыш ветераннарын да онытмаган, аларга да махсус бүләкләр җибәргән

Дәвам »

Тәтештә “Шәфкать – Шәриф” бәйрәменә җыелып дога кылдылар

6 июньдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, А.Халиков исемендәге археология институты һәм Тарих институты галимнәре, белгечләре, Татарстан депутатлары катнашында ул 9нчы мәртәбә уздырылды.

Дәвам »

Татарстанда Иннополис – Россиянең беренче IТ каласы ачыла

“Бу тулы бер шәһәр. Әле өч ел элек кенә бу урында чиста кыр иде, нәкъ менә бу урында өч ел элек Дмитрий Медведев, Рөстәм Миңнеханов, Николай Никифоров яңа шәһәр капсуласын салып калдырды. Ни бары өч ел эчендә монда транспорт, торак, социаль инфраструктуралы тулы шәһәр барлыкка килде. Монда ике балалар бакчасы, мәктәп, медицина үзәге, университет бар. IТ университет Иннополис бюджетыннан тыш яшәүче университет, ул грантлар, хәйрия, спонсорлар ярдәмендә көн күрә. Әлеге университетта уку тулысынча инглиз телендә алып барыла, монда укытучылар дөньяның бөтен илләреннән җыелган. Ник нәкъ менә Татарстанда төзелде соң бу шәһәр? Татарстанда IТ тармак иң алдынгы тармакларның берсе, чөнки Татарстанның IТ икътисадының ярты өлеше Русиянең тулы IТ икътисадыннан күбрәк. Бүгенге көндә Русия алдынгы Көнбатыш илләреннән артта калып бара, бу ситуацияне үзгәртү өчен әлеге индустриядә сыйфатлы үзгәрешләр ясарга кирәк. Дөньяда IТ белгечләр җитми. Хәзерге вакытта дөньяда барлыгы 18 миллион IТ белгеч булса, биш елдан 26 миллион белгеч кирәк булачак. Конкурентлык илләр арасында гына түгел, ә үз илебез эчендә дә бар. Мәскәү IТ белгечләренең иң яхшыларын үзенә ала. Моннан төрле республикаларның икътисад дәрәҗәсе төшә. Яшь белгеч Иннополиска гаиләсе белән килеп рәхәтләнеп яши ала, монда барсы да аңлашыла, чиста һава, балалар бакчасы, мәктәп, дөньядагы иң яхшы университет, Попов исемендәге технопарк, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге. Шулай ук бу шәһәрнең резиденты булучы ширкәт-оешмаларга ташламалы салым системасы булачак. Беренче биш ел дәвамында табышка, милеккә, җиргә салым булмый. Бүген монда 16 йорт, 825 фатир төзелде. Бу фатирлар тулысынча әзер булып арендага бирелә. Аларда җиһаз, техника, барсы да бар. Мин үзем Мәскәүдә туып үстем һәм монда тулысынча күчеп килдем”, диде Иннополисның мэры Егор Иванов. Берничә атна элек шәһәргә беренче яшәүчеләр күчеп килгән. Алар укытучылар, компанияләр, шәһәрдә кирәкле идарә хезмәткәрләре. Әкренләп Иннополисны башка кешеләр дә тутырырга тиеш. 2024 елга Иннополиснын Югары Ослан районындагы мәйданында 352 резидент эшләр, дип планлаштырыла. Анда барлыгы 13 меңнән артык өстәмә эш урыны булачак, ди яңа шәһәр җитәкчеләре.

Дәвам »