tatruen

Архив за день: 20.01.2018

Фәтхи Бурнашны олыладылар

Бу чарада Татарстаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Ф.Бурнашның якташлары Ркаил Зәйдулла, Дамир Гыйсметдин, шагыйрьлөр Газинур Морат, Шөмсия Җиһангирова, язучы Фатих Кутлу һ.б. шәхесләр катнашты. Тантанада катнашучылар язучы, драматург хакында Фәтхи Бурнаш турында матур фикерләр яңгырады.. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән котлауны шагыйрә Шәмсия Җиһангирова җиткерде.

Дәвам »

Татарстан Президенты  Рөстам Миңнеханов ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады

"Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Татарстан халкы һәм төрле җирләрдә сибелеп яшәүче татарлар исеменнән, шәхсән үземнән Сезне туган көнегез белән тәбрик итәм! Исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет-шатлык телим!" диелә, ТР Президентының котлавында.

Дәвам »

Конгресста туган як тарихына багышланган басмаларны тәкъдир итәчәкләр

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстанның Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте белән берлектә туган як тарихына багышланган басмаларның презентацияләрен оештыра.  Чарада  «Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» (Казан, 2017) һәм «Хужа Хәсән - минем гомер бишегем» (Казан, 2017) китапларын тәкъдир итәчәкләр.

Дәвам »

Владивостокта Халыклар дуслыгы йорты барлыкка килергә мөмкин

Приморье краеның 80-еллыгын бәйрәм итү һәм төбәк Халыклар дуслыгы йортын төзү турында губернатор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Тарасенко милли иҗтимагый оешмалар лидерлары белән сөйләшкән. Край Халыклар ассамблеясе җитәкчесе Галина Алексеева сүзләренчә, быел иҗтимагый оешма 15-еллыгын билгеләп үтә. “Без ел саен  милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә бер төркем чаралар үткәрәбез. Бу – Халыклар конгрессы, Дуслык күперләре, яшьләр форумнары, “Приморье: халыклар, диннәр, җәмгыять” ...

Дәвам »

Симферополь янында яңа мәчет төзелеше башланды

Симферополь янындагы Дубки авылында тантаналы мохиттә яңа мәчет төзелеше башланып китте. Тантанада Кырым мөфтие хаҗи Эмирали Аблаев, хакимият органнары вәкилләре һәм җирле халык катнашты. “Мөселманнар тормышында мәчет – ул рухи чисталыкның гәүдәләнеше һәм дөрес юлга чакыру” – дип билгеләде Аблаев тантанада. Мөселман гыйбадәтханәсе 450 кешегә исәпләнгән булуы турында хәбәр ителә. Мәчеттән тыш бинада мәдрәсә урнашачак. Комплекс тирәсендә парковка булдырылачак. Төзелешне ...

Дәвам »

Нижневартовск шәһәрендәге “Патриот” балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә Муса Җәлилгә багышланганн зал ачылачак

Ханты-Манси автоном округы Нижневартовск шәһәрендә Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Нәҗипова Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы, музейның баш рәссамы Тимур Матвеев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының хезмәткәре Азат Садриев булдылар

Дәвам »