tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә – конгрессның бюро утырышы
Яшел Үзәндә – конгрессның бюро утырышы

Яшел Үзәндә – конгрессның бюро утырышы

Бүген Яшел Үзәндә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросының киңәйтелгән күчмә утырышы уза. Иң беренче Бюро әгъзаларын шәһәр район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев сәламләде. Аннан соң килгән кунаклар Яшел Үзән шәһәренең 10 санлы гимназиясенә юл алдылар.

Биредә Каюм Насыйриның булачак  һәйкәленә таш салынды. Бу минутларда шушы уку йортында күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри исемендәге яшүсмерләрнең XIII төбәкара фәнни-тикшеренү укулары башланып китте. Анда конгрессның Бюро әгъзалары да катнаша.

Соңыннан кунаклар 31  санлы “Чишмә” балалар бакчасына һәм 5 санлы гимназиягә дә барып андагы милли тәрбия, милли мәгариф торышын караячаклар. Көннең икенче яртысында Бюроның пленар утырышы узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*