enrutat
Баш бит / Архив по тегу Казан

Архив по тегу Казан

Казан – татар яшьләрен каршы ала

Инде икенче көн мәркәзебезгә Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары килүе дәвам итә. Форумда катнашырга Мәскәү шәһәреннән “Якташ” татар яшьләре оешмасы вәкилләре Ильяс Габдулов белән Илгизәр Хәйретдинов да килеп җитте. Әйтергә кирәк, “Якташ” оешмасы төрле төбәкләрдән Мәскәүгә килеп белем алучы яшь милләттәшләребезне берләштереп торучы оешма.Егетләрнең икесе дә Губкин исемендәге нефть һәм газ Русия дәүләт университетында белем ала. Бөтендөнья татар яшьләре форумы ...

Дәвам »

Башкалабыз Казан буйлап иң кадерле кунакларыбыз сәяхәт итте

Алар исә “Бәхетле балачак” исемле беренче ачык балалар иҗаты интернет–бәйгесендә җиңүче, Себер илендә гомер итүче Төмән, Омск өлкәләре сабыйлары һәм аларның әти-әниләре, укытучылары. Кунаклар исә Казан Кремле тыюлыгы, Иске татар бистәсе, Туган авылым, “Әкият” курчак театры белән таныштылар. Милләттәшләребез шәһәрнең гүзәллеге, чисталыгы, урамнардагы татар телендәге язмаларга сокланып бетә алмады. Балалар “Әкият” курчак театрыннан киткәндә “монда әкияттәге кебек” диештеләр. Чыннан да, ...

Дәвам »

Казан укучыларыбызны җылы каршы алган

Язгы каникул көннәрендә Тубыл шәһәренең ундүртенче һәм һәм унбишенче мәктәп укучылары, укытучылар Сәлимә Алыкова, Марсельеза Хасанова җитәкчелегендә Казанга экскурсияга барып кайттылар. Тубылның унбишенче мәктәбендә утыз елга якын физика –математика фәннәрен укыткан Сәлимә Сәетмөхәммәтовна беренче мәртәбә Казанда үзе яшүсмер вакытында булган. 35 елга якын вакыт узса да, һәйкәлләрнең, борыңгы биналарның саклануына горурланып, ул сәяхәттән кайткач, Мәркәзебез Казанның заманача да уңай якка ...

Дәвам »

«Сандугач» музыка бәйгесе дөньяга таныла

Казанда “Сандугач-Соловей” Халыкара вокаль музыка конкурсы үтеп китте. Аны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыклары Казан мәдәният һәм сәнгать университетында оештырдылар. Академик җырлау, халык җырлары башкару һәм эстрада җырлары номинациясендә үткәрелгән бу бәйгедә Татарстаннан, Башкортостаннан,  Чувашиядән, Мәскәүдән, Сарытаудан, Самарадан, Ульяновски, Кемерово өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән килгән 80 нән артык җырчы катнашты. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт ...

Дәвам »

“Казан — 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасының төп чаралары планы расланды

Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән, “Казан — 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасының төп чаралары планы расланды. Чаралар программасына “Уртак тел – билге” дип аталган күргәзмә, “Күренекле мәгърифәтчеләр Мехмет Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай” халыкара симпозиумы, ТЮРКСОЙ скульпторларының халыкара симпозиумы, “Төрки дөньяда күн белән эшләү” II фестивале, VII Болгар форумы, “Төрки халыкларның әдәбият һәм музыка чыганаклары һәм эволюция” халыкара ...

Дәвам »

«Рубин»га Бәрдыев урынына Билалетдинов килде

Соңгы атналарда спорт сөючеләр Казынның “Рубин” футбол командасын кем җитәкләр дигән сорауга җавап эзләп “җәфаланды”. Матбугат чараларында да бу мәсьәлә буенча кызу фикер алышу барды — төрле исем-фамилияләр яңгырады. Бүген, ниһаять, бу бәхәсләргә нокта куелды — клубның баш тренеры итеп Ринат Билалетдинов билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, 20 декабрь көнне “Рубин” командасының баш тренеры Корбан Бәрдыев һәм клубның генераль директоры Андрей Громовның ...

Дәвам »

Магнитогорски укытучылары Казан мәктәпләре белән таныша

20 ноябрьдә Казанга Магниторск шәһәреннән бер төркем укытучылар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре һәм Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы вәкилләре килделәр. Берничә көн дәвамында алар Казанның иң яхшы мәктәпләренең эш алымнары, кулланган методикалары белән танышалар. Шулай ук Казанның мәгариф идарәсендә һәм Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгында очрашулар уза. Бүген кич төркем Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчелеге белән очрашачак.

Дәвам »